Балаларга кроссворд
Кроссворд чишү баш мие эшчәнлеге өчен файдалы.
Сораулар:
Вертикаль:
1. Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә, 2. Аягын-башын яшерә, таш күлмәге эченә, 3. Башы тауда, аягы диңгездә, 4. Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, сарыклар эзли, 5. Ишегалдында таш була, өйгә керсә су була, 6. Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым.
Горизонталь:
7. Борынсыз чыпчык боз тишә, 8. Түгәрәк шар эченә диңгезләр, шәһәрләр урнашкан, 9. Үзем дә ап-ак, эзем дә ап-ак. Белем бирәм, дип сызылам кат-кат. 10. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
Исхакова Лилия Зәйнәгетдин кызы, Минзәлә шәһәре, 3нче «Балачак» катнаш төрдәге балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Агач, 2. Ташбака, 3. Елга, 4. Бүре, 5. Боз, 6. Кар, 7. Тамчы, 8. Глобус, 9. Акбур, 10. Карбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев