Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балалар бакчасында инглиз теле

Инглиз телен балалар бакчасында ук өйрәнә башлауга мохтаҗлык зур.

Хәзерге җәмгыятьтә кешелек дөньясы чит телләр өйрәнүгә омтыла. Моңа бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дә яңа юнәлешләр барлыкка килә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, инглиз телен балалар бакчасында ук өйрәнә башлауга мохтаҗлык туа. Чөнки бу чорда баланың баш мие әйләнә-тирәдә үзенә кызыклы булган барлык мәгълүматны да сеңдерә бара.

Моннан күпмедер еллар элек әти-әниләр баланың кече яшьтән ниндидер чит тел үзләштерә башлавына авырлык белән караса, хәзерге вакытта бөтенләй башка төрле караш күзәтелә: ата-аналарның үз балаларын төрле яклап үстерәсе килә. Шул исәптән, инглиз теле шөгыльләренә дә зур ихтыяҗ барлыкка килә. Чөнки инглиз теле көннән-көн безнең тормышка ныграк үтеп керә. Кечкенә балалар да гадәти тормышта шактый гына инглиз сүзләрен куллана.

Заманча мәктәпкәчә белем бирү системасы балага балалар бакчасыннан ук инглиз теле белән танышу һәм аны өйрәнү, инглизләрнең традиция һәм культурасын үзләштерү мөмкинлеген тудыра. Галимнәр раславынча, балаларда 3 яшькә кадәр баш мие күзәнәкләренең 70-80% формалашып бетә. Нәкъ тә менә 3 яшькә кадәрге чор яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерү өчен иң кулай вакыт санала.

Зиятдинова Хәмдия Рәйхановна, Балтач муниципаль районы "Катнаш тордәге «Тургай» Норма  балалар бакчасының инглиз теле тәрбиячесе.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев