Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Шаянкай» балалар бакчасы - мәктәптә кунакта

Бүгенге кояшлы беренче сентябрь - Белем көнендә 4нче «Шаянкай» балалар бакчасында бик күңелле бәйрәм үтте.

Төрле мавыктыргыч уеннар, конкурслар оештырылды, театральләштерелгән тамашалар тәкъдим ителде. Бәйрәмдә балаларның матур шигырьләре, җырлары яңгырады. Бакчага йөрүче һәм мәктәптә укучы балалар арасында педагогик эшләү дәвамчанлыгын тормышка ашыру максатыннан, Чаллының 4нче мәктәбенә экскурсия оештырылды. Ни дисәң дә, мәктәп белән бакча арасында, һичшиксез, элемтә булырга тиеш. Булачак мәктәп укучылары - балаларыбызның күңелләрендә сөенеч, йөзләрендә шатлыклы елмаю балкыды. Алда бит аларны белем иленә кызыклы сәяхәт, яңа ачышлар һәм мавыктыргыч очрашулар көтә. Укучыларга укуларында зурдан-зур уңышлар, сабырлык һәм тырышлык теләп калабыз!

4нче "Шаянкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Габдрахимова Гөлсирин, Муратова Гөлназ, Нурхаметова Филүзә, Фәйзиева Резеда, Лесникова Валентина, Студенкова Ильмира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев