Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бала һәм табигать

Балаларга экологик тәрбия һәм белем бирү — хәзерге заманның гадәттән тыш актуаль проблемасы.

Бәләкәй баланың күңеле табигать белән аралашканда ачыла, аның образлы фикерләү сәләте, күзәтүчәнлеге, игътибары үсә.

Табигать баланың күңелендә зур эз калдыра. Бу гаҗәеп дөньяда балага бөтен нәрсә кызык: аның татып карыйсы, кагыласы, тоясы, күрәсе, ишетәсе килә.

Психологлар раславынча, кечкенә бала табигать белән бик тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә экологик культураның нигезен гаиләдә һәм балалар бакчасында бәләкәйдән үк салырга кирәк. 

Минем төп бурычларымның берсе — балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү, аларны табигатьне аңларга һәм сакларга өйрәтү. Балалар белән бергә чәчәкләргә, үләннәргә, яфракларга карап, аларның матурлыгына, назлылыгына игътибар итәм. Аларга сокланырга өйрәтәм.

Тере табигать белән аралашканда балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләнә. Тагын бер бик мөһим мәсьәлә — бала кешенең хәленә керә белергә, кызганырга, ярдәм итәргә өйрәнә.

Экологик тәрбия табигатьне саклау гына түгел бит ул. Экологик тәрбиянең төп максаты — табигатькә, үзеңә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү. Кешеләр — табигатьнең аерылгысыз бер өлеше ул.

Балалар белән эшләү формалары һәм методлары төрле: күзәтүләр дә, төрле календарьлар алып бару да, дәресләр дә,походлар да һ. б.

Минем технологиямнең үзенчәлеге — балалар өчен аңлаешлы, күзәтүчән булырга өйрәтүче әдәби әсәрләрне (мәсәлән, В.Бианкиның кошлар турындагы хикәяләрен) куллану. Һәм барлык тереклеккә мәхәббәт белән карау.

Табигать турындагы белемнәрнең ныгытуның бер чарасы — дидактик уеннар. Уен аша балаларда табигатьне актив саклау һәм яклау теләге формалаша.

Балалар белән экологик тәрбия бирү эшендә табигатьтә булуга зур әһәмият бирәм. Балалар үсемлекләрне дәресләрдә генә түгел, көндәлек тормыш процессында да күзәтә алалар.

Балаларны табигать белән тыгыз аралашуга җәлеп итеп, без, өлкәннәр, аларда игелек, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбиялибез. Кечкенәдән салынган бу сыйфатлар кешенең характерына ныклап кереп, аның нигезенә әвереләчәк. Шул чагында гына планетабызның табигате, аның киләчәге өчен тыныч була алабыз.

Табигатькә кызыксыну мәктәпкәчә яшьтәге балаларда:

  • табигатьне танып белү омтылышында;
  • табигать турында китаплар укыганда;
  • табигатьне саклау эшчәнлегендә;
  • табигатьне сурәтләүдә, рәсемнәрдә, аппликацияләрдә күренә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигатькә карата кызыксынуын булдыруның мөмкин булган чаралары:

  • табигатькә сәяхәтләр һәм экскурсияләр;
  • фенологик күзәтүләр;
  • тикшеренү эше элементларыннан файдалану;
  • табигатьнең серле күренешләрен өйрәнү;
  • табигатькә ярдәм күрсәтү эшчәнлеге;
  • китап уку,
  • табигать турында видеофильмнар карау;
  • табигать турында әңгәмәләр үткәрү.

Хәйбуллова Илүзә Шәүкәтовна, Казан шәһәре Идел буе районының 36нчы балалар бакчасы.  

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев