Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда «Халыклар дуслыгы» бәйрәме узды

Казан шәһәре 178 номерлы билингваль балалар бакчасында «Халыклар дуслыгы» бәйрәме узды.

21 февраль халыкара туган тел көне. Безнең республикабызда төрле милләт вәкилләре яши. Без төрле телләрдә сөйләшәбез, җырлыйбыз, төрле бәйрәмнәрне бергә җыелып үткәрәбез. 

Безнең бакчабызда күп төрле милләт балалары белем һәм тәрбия ала. Әлбәттә, һәркайсысына үз туган теле якын һәм бик кадерле. Шул уңайдан без «Дуслар» балалар бакчасының исемен җисеменә туры китереп, әти-әниләребез ярдәме белән «Халыклар дуслыгы» бәйрәме оештырырга булдык.

Бәйрәм барышында без керәшен һәм мордва халык җырларны тыңладык, удмурт һәм чуаш халык биюләрен сокланып карадык, марий һәм башкорт халкының милли музыкаль номерларны күзәттек, рус халкының "матрешка"ларында кунакта булдык, һәм, әлбәттә, татар халык биюләре бар килгән кунакларны да чыгып җиергә өндәде.

Төрле милләт традицияләрен, аш-сулары белән танышу, балаларыбызга гына түгел, килгән кунакларга да бик кызык һәм мавыктыргыч булды.

Анастасия Олег кызы Воронцова –178 номерлы билингваль балалар бакчасы мөдире.
Айгөл Әлфис кызы Бахтегараева – өлкән тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев