Бакчабызда әниләр көне
20нче ноябрь көнне 72нче «Антошка» балалар бакчасының 8нче төркем балалары белән әниләрне зурладык. Аларны бәйрәмгә чакырдык.
Салкын кышларга кереп барганда, без иң жылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен — Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Быел ул 24 ноябрьгә туры килде.
«Әни» сүзе — иң кадерле сүзләрнең берсе. Ул дөньядагы барлык телләрдә дә йомшак әйтелә. Әни — ул бар дөнья, җиһан…
Без дә 20нче ноябрь көнне 72нче «Антошка» балалар бакчасының 8нче төркем балалары белән әниләрне зурладык. Аларны бәйрәмгә чакырдык.
Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләде, жырлар жырлады, биюләр биеделәр. Аннары әниләр белән бергә күңелле конкурслар үтте. Соңыннан балалар үзләренең күңел җылысын салып ясаган буләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күмәк чәй табыны белән тәмамланды.
Дөньядагы барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз! Нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман... Сезгә хәерле озын гомер, тыныч, имин көннәр, балаларыгызның, якыннарыгызның куанычларын гына күреп яшәргә насыйп булсын.
Кунелләрегез тыныч, киллер көннәрегез матур, аяз һәм һәрчак бәхетле булыгыз!!!
Чаллы шәһәренең 72нче санлы «Антошка» балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәтшина Л.Р., Исхакова З.А.,
8нче төркем балалары.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев