Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Әниемнең алтын куллары!

Гаилә елына багышлап, “Әниемнең алтын куллары!” дигән күргәзмә үткәрдек.

Яр Чаллы шәһәренең 88нче номерлы “Урман иясе” балалар бакчасының 9нчы татар төркемендә Гаилә елына багышлап, “Әниемнең алтын куллары!” дигән күргәзмә үткәрдек.
Бу күргәзмәдә төркемебезнең иң уңган,иң булган,иң оста куллы әниләре катнашты. Алар үз куллары белән йомшак уенчыклар, сумкалар, чәч кыстыргычларын эшләп алып килделәр. Ә менә Хусниевлар гаиләсеннән Кристина Викторовна үзе тегеп алып килгән төрле милләт костюмнары белән бар балалар бакчасын таң калдырды. Шулай ук Гафуряновлар, Хайруллиннар, Ибрагимовлар, Нямаевлар, Магафуровлар, Бакусевалар гаиләләре дә үз эшләренең осталары иделәр.
Бу күргәзмә балаларда әниләребезнең хезмәтен, шушы кул эшләрендәге матурлыкны, гүзәллекне күрергә өнди. Гүзәллек белән янәшә үзең дә, гаиләң дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың.
Тәрбияче – Ландыш Хәмәтвәлиева. 
                                                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев