Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Әнием, күз нурым

Төркемебездә бик матур итеп Әниләр бәйрәмен уздырдык.

Төркемебездә бик матур итеп Әниләр бәйрәмен уздырдык. Без балалар белән матур җырлар, шигырьләр ятладык һәм, әлбәттә, биюләр өйрәндек.

Бәйрәм бүләксез булмый инде, әниләребезгә матур чәчәк бәйләмнәре әзерләдек. Чәчәкләребез төсле кәгазьләрдән булды. Балалар аларны бик тырышып ябыштырдылар. Бәйрәмебезнең иң кызык өлеше «Әкият» булгандыр. Балалар үзләре әкият уйнап күрсәттеләр. «Шалкан» әкияте иде бу. Безгә бу тәҗрибә бик ошады, менә тагын бер яңа әкиятне сәхнәләштерергә өйрәнеп киләбез әле.

Әниләр бәйрәме тәмамланганнан соң, барыбыз да чәй өстәле янына җыелдык. Әниләребез аш-суга бик оста булып чыктылар, нинди генә тәмле күчтәнәчләр алып килмәгәннәр иде алар. Бик җылы бәйрәм булды бу. 

Гарифуллина Айнара Ростамовна, Хайдарова Чулпан Зуфаряновна, Яр Чаллы шәһәре, 50нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Рәхмәт тәрбиячеләребезгә, бик матур һәм шул вакытта күңелгә үтешле бәйрәм ясаганнары өчен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Матур бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәт тәрбиячеләребезгә!