Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Алсу курчак маҗаралары

Уку елы ахырына балаларның белем дәрәҗәсен ачыклау өчен шөгыль конспекты.

Белем юнәлешләрен интеграцияләү: «Физик үсеш», «Танып белү үсеше»,
«Социаль-коммуникатив үсеш», «Сөйләм үстерү».
Балаларның яше: 4-5 яшь.

Максат: уку елы ахырына балаларның белем дәрәҗәсен ачыклау.
Бурычлар:
Үстерүче: Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү ,уку
эшчәнлеген оештыра белү; атна һәм вакыт көннәрен аера белүне ныгыту.;
балаларның гомумиләштерелгән төшенчәләрдән файдалана белүне ныгыту;
геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыту (түгәрәк, овал, квадрат,
өчпочмак, турыпочмак);

Тәрбияви: игътибарлылыкны, хәтерне һәм логик фикерләүне үстерү.
Белем бирүче: балаларда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуда
игелеклелек тәрбияләү, ярдәмлек күрсәтү.
Көтелгән нәтиҗәләр: Саннарның күршеләрен дөрес атау, атна көннәрен
кабатлау, ел фасылларын искә төшерү, кирәкле авазларны ишетә белү.
Балаларның эшчәнлек төрләре: уен, коммуникатив, танып-белү, продуктив
эшчәнлек.

Аерым эш: өстәл артында эшләгәндә ярдәм итү.
Сүзлек өстендә: читек, Шүрәле, хат,
Алдан әзерлек эше: ел буе үтелгән темаларны кабатлап чыгу, белемнәрне
ныгыту.
Җиһазлау: хат, музыка, шар, Алсу курчак, читекләр, ачкычлар
Күрсәтмә әсбаплар: дидактик уеннар өчен әсбаплар
Таратма әсбаплар: кәгазь битләре, геометрик фигуралар.

Эшчәнлек барышы:
Балалар музыка залына керәләр.
Тәрбияче: Балалар, бүген мин бер яңалык ишеттем. Безнең төркемебездәге
Алсу курчагыбыз кайгыга юлыккан, аңа ярдәм итү өчен сезгә бер ел эчендә
сезнең нәрсәләргә өйрәнгәнегезне күрсәтергә кирәк. Сез ел дәверендә
нәрсәләргә өйрәнгәнегезне күрсәтергә әзерме?

Балалар: (Барлык балалар да түгәрәккә басалар) Мин — синең дустың һәм
син — минем дустым, кулга- кул тотынабыз, бер-беребезгә елмаябыз!
Тәрбияче: Әйдәгез, безнең кагыйдәне искә төшереп алыйк: «Һәр көн бөтен
җирдә, эшчәнлек вакытында , уенда — кыю, төгәл сөйләшәбез һәм тыныч
кына утырабыз!»

Шүрәледән шалтырату: Мин Шүрәле, мин сезнең төркемдәге Алсу
курчакны һәм читекләрне урладым, әгәр дә мин җибәргән биремнәрне
утәмәсәгез мин сезгә аларны кайтармыйм, озын бармакларым белән Алсу
курчакны кытыклап бетерәчәкмен!

Тәрбияче: Балалар, Алсу курчакны һәм читекләребезне коткарабызмы?
(Төркемдә шарга эленгән хат очып килә)
Тәрбияче: Балалар, Шүрәленең хаты да килеп җитте! Хатта дөрес җаваплар
өчен ачкыч биреләчәк һәм без Алсу курчак белән читекләребезне һичшиксез
табачакбыз! Сәяхәткә барабызмы соң? Безнең өчен Шүрәле әзерләгән
биремнәрне үтәячәкбезме? 1,2,3,4-күзләрне ябалар. 1,2. 3,4,5 — күзләрне
ачарга мөмкин! Карагыз, без сезнең белән урман аланында! Ә менә
"чәчәкләр аланы«ның беренче биреме дә, сезнең алда чәчәкләрнең урталары
ята, әмма аларның таҗлары юк, безнең максат чәчәкнең уртасында нинди сан
күрсәтелгән шуның кадәр таҗ куерга. Башладык!

Тәрбияче: Афәрин! Без биремне үтәдек.
Әмма бу әле барысы да түгел. Биредә куак астында тылсымлы математик
кубик ята, әйдәгез, аның белән дә уйныйк.
Д / уен: «Дәвамын әйт, сана»
Д/ уен: «Күршеләрне ата»
— Менә без сезнең белән беренче ачкычыбызны алдык.
Тәрбияче: Дәвам итәбез: 1,2,3,4-күзләрне ябалар. 1,2. 3,4,5 — күзләрне ачарга
мөмкин!
Тәрбияче: Менә киләсе сынауга да күчтек.
— Нәкъ җиде абый. Алар барысына да билгеле.
Атна саен бер-бер артлы абыйлы-энеле йөри.
Соңгысы саубуллаша-алгы ягы барлыкка килә.
Әлбәттә бу атна көннәре. Атнада ничә көн?
Балалар: 7 кон.
«Бу нинди көн» уены
Тәрбияче: Дөрес. Атнаның беренче көнен атагыз.
Ә бүген атнаның ннди көне?
— Иртәгә нинди көн булачак?
— Атнаның икенче көне ничек атала?
— Якшәмбе һәм шимбә атнасы ничек атала?
— Афәрин!
Безнең сәяхәт гади генә түгел һәм каршылыкларны бары тик акыллы һәм
игътибарлы бала гына үтә ала. Хәзер мин сезнең белемегезне сынап
карармын.
«Ел фасыллары» дидактик уен
— Балалар, елның кайсы вакытында барысы да кызына һәм коена?
— Елның кайсы вакытында кошлар көньякка оча?
— Ел фасылында умырзаялар чәчәк ата?
— Елның кайсы вакытында кар көртләрендә уйныйлар һәм кардан сын
ясыйлар?
— Елның кайсы вакытында кар эри?
— Елның кайсы вакытында яфраклар саргаялар һәм коелалар?
— Елның кайсы вакытында гөмбә җыялар?
— Елның кайсы вакытында хатын-кызлар бәйрәме була?
— Ел фасыллары күпме? Аларны тәртип буенча атагыз.
— Бездә хәзер нинди вакыт? Язның ничә ае бар? Хәзер нинди ай?
Тәрбияче: Дәвам Итәбезме?
Шикәр татлы, ә борыч ... (ачы)
Җәен яфраклар яшел, ә көзен ...(сары).
Юл киң, ә сукмак ... (тар).
Көндез Якты, ә төнлә...
Куян тиз чабачак, ә ташбака ...(акрын)
Очрашканда исәнләшәләр, аерылышканда...
Фил зур, ә черки ...(кечкенә)
Таш авыр, ә мамык...(җиңел)
Агач биек, ә куак ...(Түбән)
Тәрбияче: Менә без икенче ачкычны алдык.
Миңа калса, безгә ял итәргә вакыт
«Суалчаннар» физминуткасы йөрергә китте"
Тәрбияче: дәвам итәбез 1,2,3,4-ничек күзләрне ябалар барысы да. 1,2. 3,4,5 -
күзләрне ачарга мөмкин!
Дидактик уен "Нәрсә артык? Нигә?
Алма, лимон, карбыз, груша, абрикос.
Самолет, катер, ракета, вертолет.
Сарык, кәҗә, керпе, мәче, сыер.
Чынаяк, ашамлык, шикәр чөгендере.
Дәфтәр, ручка, курчак, карандаш, линейка.
Таш, ай, агач, су, ком.
Тәрбияче: Менә без өченче ачкычны алдык!
Тәрбияче: тыңлагыз, балалар, (җил музыкасы яңгырый) тәрәзә артында
Нәрсә шаярта? (Агачларда яфраклар). Нинди тавыш ишетәсез??
— Ш-Ш-Ш!
Д/күнегүләр "кайда тавыш?«(Кайсы сүздә «Ш» авазы ишетелә)
Сабый, күркә, камыш.
Мускул, шампунь, мәче.
Бүрек, ландыш, тун.
Тәрбияче: Без дүртенче ачкычны җиңдек!
Шүрәленең соңгы ачкычын эшләү өчен безгә тагын бер бирем әзерләде.
Әйдәгез, тыныч кына өстәлләр артына утырыйк
(Өстәлләрдә альбом битләре һәм геометрик фигуралар ята. Тәрбияче
биремнәрне атый, ә балалар аларны биттә әзер геометрик фигураларны
урнаштыруны башкаралар.)
«Дөрес итеп урнаштыр» уены
— Өстә уң як почмагында куярга — яшел өчпочмак,
— Аста сул як почмагында куярга — зәңгәр квадрат,
— Өстә сул як почмагында куярга-сары турыпочмаклык,
— Аста уң як почмагында куярга — Кызыл овал,
— Ә уртада (үзәктә) мин әйләнеш ясарга тәкъдим итәм, ә анда без «минем
кәефемне» ясыйбыз.
Тәрбияче: һәм бу биремне дә без үтәдек .
Менә без соңгы 5 ачкычны да алдык. Хәзер безнең сандыкны
(капчыкны) ачып карыйк
Бала сандыкның ачкычлары белән ача, үтә күренмәле су белән банка ала.
Залда сихри музыка яңгырый һәм су зәңгәргә әверелә.
Балалар курчакны юалар һәм ул уяна.
Тәрбияче: рәхмәт сезгә, балалар! Без Сезнең белән Шүрәлене җиңдек һәм
Алсу курчакны азат иттек һәм читекләребезне кайтардык, шуның өчен Алсу чәчәк сезгә истәлекле бүләкләр бүләк итәчәк.
Тәрбияче: бүген гадәти булмаган дәрес булганга күрә, без барлык
кунакларны да безнең белән бераз ял итәргә һәм биергә чакырабыз.

Сәләхова Рәзилә Рәшитовна, Казан шәһәре Совет районының 148нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев