Җәлилнең 5нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбиячеләрнең Август педагогия конференциясенең секция утырышы узды
Тәрбиячеләр яңа уеннарын презентацияләделәр, мастер-класслар уздырдылар, яңа технологияләр белән таныштырдылар.
Күптән түгел 5нче "Әкият" балалар бакчасында тәрбиячеләрнең Август педагогия конференциясенең секция утырышы узды. Утырышның темасы "Заманча уен технологияләре аша балаларны туган телгә өйрәтү". Утырышны Сарман муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методист - Салихова Гөлнара Фирдавис кызы ачып җибәрде. Тәрбиячеләр яңа уеннарын презентацияләделәр, мастер-класслар уздырдылар, яңа технологияләр белән таныштырдылар.
Тәрбиячеләр: Зәйнуллина Г. Ш, Иксанова Р. М, Габдуллина Е. Р, Сарымова И. И.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев