Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

4 октябрь - бөтендөнья хайваннарны яклау көне

Планетабыздагы хайваннарның кайбер төрләренә юкка чыгу куркынычы яный һәм аларны коткарып калу өчен Кызыл китап төзелгән.

Календарьда хайваннарны яклау көне дигән бәйрәм бар. Кызганычка каршы, планетабыздагы хайваннарның кайбер төрләренә юкка чыгу куркынычы яный һәм аларны коткарып калу өчен Кызыл китап төзелгән. Балалар инде кайбер хайваннарның юкка чыккан төрләре барлыгын, тыюлыкның нәрсә икәнен һәм аның милли парктан нәрсә белән аерылуын беләләр.

Балалар белән бу көнне аларның яраткан җәнлекләренең рәсемнәрен ясадык, табышмакларга җаваплар таптык, китаплар укыдык, энциклопедияләр карадык. Алар бер-берсенә үзләренең йорт хайваннары турында сөйләделәр. Балалар ветеринар һәм аучы һөнәрләре турында белделәр.

Хайваннар – кешеләрнең дусты. Без аларга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Алар безнең яклауга мохтаҗ.

Гимадиева Энҗе Мөнир кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы, «Каенкай» татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 105нче номерлы  балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев