Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

3нче октябрь – гөмбәчеләр көне

Балаларны гөмбәчеләр көне белән таныштырабыз.

Максат: балаларның гөмбәләр турында күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирүче:

- Балаларны гөмбәләрнең тышкы күренеше белән таныштыру.

- Предметлар белән эш итә белүне формалаштыру.

Үстерүче:

- Вак һәм гомуми моториканы үстерү.

- Игътибарны, фикерләүне үстерү.

Тәрбияви:

- Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

- Ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Башлангыч эш: Гөмбәләр турында әңгәмә. Гөмбә сурәтләрен карау.

Дәрес барышы.

Тәрбияче: балалар, бүген безгә кунакка Тиен белән Гөмбә кунакка килде.

Тиен: Исәнмесез, балалар. Мин тиен, без бүген сезгә Гөмбә белән кунакка килдек. Гөмбә – бик кызыклы үсемлек ул: аның аягы һәм эшләпәсе бар, күрсәтегез әле, аягын һәм эшләпәсен. (Балалар күрсәтәләр). 

Гөмбә: балалар, минем гөмбәче дусларым булуын бик телим. Сез миңа булышырсызмы?

«Гөмбә җый» уены үткәрелә.

Тәрбияче: Гөмбә, кара әле, балалар сиңа күпме дуслар җыйдылар!

Гөмбә: рәхмәт, дуслар, ә безгә тиен белән урманга китәргә вакыт.

Тәрбияче: ә хәзер, балалар, без сезнең белән гөмбәчеләргә әвереләчәкбез. Гөмбәчеләр – гөмбә җыючы кешеләр. Ә гөмбәләр кайда үсә?

Балалар: урманда.

Тәрбияче: әгәр гөмбә урманда үсә икән, димәк, гөмбә җыю өчен без урманга барырга тиешбез. Сез әзерме?

Физкультминутка

Без урманга киттек (бер урында йөрибез),

Без гөмбә җыябыз (иелеп гөмбәләрне җыйган хәрәкәтләр ясыйбыз).

Ә урманда гөмбә күп (кулларны як-якка җәябез)

Күтәреп алып кайтырлык түгел (җилкәләрне күтәрәбез, төшерәбез).

Машинага төяп алып кайтабыз. (рульне әйләндерәбез).

«Гөмбә ташы» уены.

(Балалар гөмбә муляжларын кәрзингә ташыйлар).

Афәрин, балалар, без күпме гөмбә ташыдык.

Ә хәзер без үзебез гөмбәләргә әвереләчәкбез.

(Балалар гөмбә башлыкларын кияләр).

«Гөмбәче һәм гөмбәләр» хәрәкәтчән уены.

Тәрбияче укый:

«Мин – гөмбәче, сез – гөмбә.

Гөмбә утыра күләгәдә (балалар чүгәләп утыралар).

Бер, ике, өч, дүрт, биш – гөмбә эзләү минем эш.

Ә гөмбәләр курыкты – имән астына качты». (балалар урындыкларга йөгерәләр).

Афәрин, балалар.

Йомгаклау

Бүген безгә кем кунакка килде? (Тиен һәм Гөмбә).

Без Гөмбәгә ничек булыштык? (Аңа дуслар – гөмбәләр җыйдык).

Гөмбә кайда үсә? (Урманда).

Без күпме гөмбә җыйдык? (Күп).

Без гөмбәләрне нәрсә белән ташыдык? (Машинада).

 

Мустафина Энҗе Юсуповна, Казан шәһәре, 261нче балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев