Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

27нче сентябрь – туристлар көне

Балалар белән турист көнен үткәрү өчен сценарий.

Максат: туризм, актив ял һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру.

Бурыч:

  • - туризм һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну тәрбияләү.
  • - физик күнекмәләрне үстерү.
  • - эстафета кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгыту.
  • - бергәләп, сигнал буенча эш итү, командада уйный белүне үстерү.
  • - чын походларда катнашу теләген үстерү. 

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Бүген туристлар көне! Кемнәр соң ул туристлар? (балалар җаваплары)

Туристлар – сәяхәт итәргә, табигатьне һәм таныш булмаган урыннарны өйрәнергә яратучы кешеләр. Аларны юлда очраган кыенлыклар куркытмый. Чөнки алар көчле, кыю һәм җитез. Сез чын туристлар булырга һәм походка китәргә әзерме?

Балалар: Әйе!

Алып баручы: походка чыгар өчен безгә, әлбәттә, үзебез белән рюкзак алырга кирәк. Анда туристлар поход өчен кирәкле әйберләрне салалар. Әйдәгез, без дә сезнең белән рюкзакларны җыярбыз. «Рюкзак җыябыз» уены.

Балалар ике командага бүленә. Беренче катнашучы рюкзак кия. Башка катнашучылар сигнал буенча туристка кирәк булган әйберләрне сайлап, рюкзакка салырга тиеш була.

Алып баручы: Поход – җиңел эш түгел, юлда еш кына киртәләр очрый. 2 нче бирем «Сазлык аша чык» дип атала.

Һәр команданың каршысында идәндә түмгәкләр ята. Сигнал буенча катнашучыга түмгәктән түмгәккә сикереп сазлык аша үтәргә; конусны йөгереп узып, кире кайтырга кирәк.

Алып баручы: Без сезнең белән бик авыр юл үттек, хәзер ял итәргә, аш әзерләргә вакыт.

Алып баручы: Балалар, ә безгә аш әзерләү өчен нәрсә кирәк?

Балалар: учак ягарга.

Алып баручы: учакны олы кешеләр генә яга ала, балалар булыша. Ә өлкәннәргә ничек ярдәм итә аласыз? (Балалар җаваплары)

Алып баручы: Дөрес, җирдән корыган ботакларны җыярга, агач ботакларын сындырырга ярамый. «Коры ботаклар әзерлә» биреме.

Һәр команда каршында шахмат тәртибендә коры ботаклар (таякчыклар) ята. Сигнал буенча команда катнашучысы таякка кадәр йөгерә, аны ала һәм уртага йөгерә, таякны уртага сала һәм кире командага кайта.

Алып баручы: учак ягып җибәрдек, казанда су кайный. Уханы пешерергә була. «Төшке аш әзерлә» эстафетасы. Команда буенча һәр катнашучы кашыкка нинди дә булса бер әйбер (бәрәңге, суган, балык, кишер) салып чаба һәм котелокка илтеп сала һәм командага кайтып, кашыкны икенче катнашучыга бирә.

Алып баручы: Молодцы! Менә безнең поход тәмам. Ләкин сез берничә кагыйдәне истә тотарга тиеш. Бу кагыйдәләрне чын туристлар һәрвакыт үти! Алар походка барганда табигатьне саклыйлар һәм пычратмыйлар.

Менә аларны тыңлагыз:

1. Туган як табигатен яратыгыз һәм саклагыз.

2. Урманнан киткәндә учакны яхшылап сүндерегез, үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз.

3. Елгаларны һәм күлләрне чүпләмәгез.

4. Агачларны сындырмагыз.

Безнең бәйрәм ахырына якынлашты, мин сезгә җәй көне әти-әниләрегез белән чын походка чыгуыгызны телим.

Хафизова Энҗе Хәмитовна, Базарлы Матак, "Ромашка" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев