Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм.

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1нче октябрьдә билгеләп үтелә. Ул 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелды.

Халыкара өлкәннәр көне – безнең өчен күп эшләр эшләгән буынга мәхәббәтебезне, кайгыртучанлыгыбызны, ярдәмебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер кат белдерү көне. Бу бәйрәмнең максаты – җәгыятьнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү. Алар үз вакытында җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәннәр, шуңа күрә алар турында онытырга ярамый.

«Өлкәннәр көне» бәйрәме традицияләре

Өлкәннәр көнендә радио һәм телевидениедән өлкәннәр өчен тапшырулар трансляцияләнә. 1нче октябрьдә өлкәннәрне сөендерү максатыннан төрле концерт, фестивальләр үткәрү традициягә әверелде. Бу көнне төрле хәйрия акцияләре оештырыла. Хәзерге вакытта бу бәйрәмнең әһәмияте тагын да арта. 

Бәйрәмнең максаты

Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм, анда без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча хөрмәтлибез. Алар озаграк яшәсен иде, ә аларның тормышы сыйфатлырак һәм күңеллерәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

Гильмутдинова Илсөя Рәшитовна, Казан шәһәре, Совет районы, 103нче "Бәхетле балачак" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев