Көмеш кыңгырау

Җәй хикмәтләре

Сезнеңчә, җәй кайчан җитә? 1нче июньнән диярсез. Өлешчә сез хаклы, өлешчә – юк.

Кайчан башлана?

Сезнеңчә, җәй кайчан җитә? 1нче июньнән диярсез. Өлешчә сез хаклы, өлешчә – юк. Чынлыкта, ике төрле җәй бар: астрономик һәм календарь буенча. 1нче июньнән календарь буенча җәй җитә. Астрономик җәй көн белән төн тигезләшкәндә 20-21нче июньдә башлана һәм 22-23нче сентябрьдә тәмамлана.

Цезарь хөрмәтенә

Календарьда өч җәйге ай бар. Беренче ай – июнь. Аны Борынгы Римдагы гаилә алласы Юнона хөрмәтенә шулай атаганнар. Латин теленнән «Junius» сүзе «Юнона ае» буларак тәрҗемә ителә.

Икенче ай – июль. Ул Борынгы Римдагы иң танылган гаскәр башлыгы һәм сәясәт эшлеклесе Юлий Цезарь хөрмәтенә аталган.

Һәм, ниһаять, өченче ай – август. Ул Рим империясенә нигез салучы һәм Юлий Цезарьнең туганы Октавиан Август хөрмәтенә аталган.

Вулкан гаепле

1816 елда Көнбатыш Европада һәм Төньяк Америкада җәй бөтенләй булмый кала. һәм шуңа күрә ул кешелек тарихында «Җәйсез бер ел» буларак билгеле. Июнь аенда кырларда кар яткан, елгаларда боз каткан булган. Моны 1815 елда Тамбор вулканы атуы белән бәйлиләр.  Атмосферага бик күп көл чыгу сәбәпле, тузан һаваны каплаган һәм кояш нурларына керергә ирек бирмәгән. Мондый салкын җәй әлегә кадәр башка кабатланмаган.

Чикерткә – термометр

Җәен чикерткәләр сайраша. Аларның сайравы буенча һава температурасын билгеләргә мөмкин икән. 8 секунд эчендә чикерткә ничә тапкыр кычкырганын санарга кирәк. Һәм шуңа 5не кушарга. Бу фәнни факт. Әлеге формуланы физик Амос Долбер чыгарган. Мәсәлән, 8 секунд эчендә чикерткә 28 тапкыр кычкырса, аңа 5не кушкач 33 була. Димәк тышта 33 градус җылылык. Кызыкмы? Бу формуланың башкача ысулы да бар. Моның өчен чикерткәнең 25 секундта күпме тапкыр кычкырганын санарга кирәк, шуны 3кә бүлергә һәм 4не кушарга.

Бззз-бзззз

Җәй дигәч, күз алдына чәчәкле болын, пляж, туңдырма, кояш килеп баса. Ләкин җәйнең күп геройлары – бөҗәкләрне дә онытырга ярамый. Шушы чорда барыннан да ныграк черкиләр активлаша. Бу вакытта алар күпләп йомырка сала башлый, чөнки температура күтәрелүе аларның тормыш циклына сизелерлек йогынты ясый. Йомыркадан алып зур бөҗәккә кадәр булган циклның нибары 15 көн булуын исәпкә алсаң, черкиләрнең җәйге чорда ни өчен шулкадәр күп булуын чамалау кыен түгел.

Черкиләр цитрус, яран гөле, төтен, шомырт исләрен яратмыйлар.

Үсә торган манара

Франция башкаласы Парижда гел металлдан гына эшләнгән Эйфель манарасы бар. Белгәнебезчә, металл җылынганда киңәя. Шул сәбәпле, җәй җиткәч, һава температурасы күтәрелгәч, бу манара якынча 15-16 см. га «үсә» икән.

Франкенштейн

1816 елның җәендә яшь язучы Мэри Шелли дуслары белән виллада ял итә. Беркөнне һава торышы бик начар булганга алар өйдә генә калалар. Вакытны кызыклы итеп уздыру өчен «иң куркыныч хикәятләр» конкурсы уздырырга уйлыйлар.  Бу уен нәтиҗәсендә Шеллиның «Франкенштейн» дигән дөньякүләм танылган романы барлыкка килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: