Көмеш кыңгырау

“Утыр, бас, ят”

Этләргә дөрес тәрбия бирсәң, алар хуҗаларын саклап кына калмый, аларга чын дус та, булышчы да була икән. Тик аларны бит кемдер өйрәткән.

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

Күпләрнең интернеттан социаль челтәрләрдә этләр белән видеолар караганы бардыр. Кайсыдыр бишектәге баланы тирбәтә, кайсысы балага юрган яба, берәүләре хуҗаларына гадәти көндәлек эшләрдә булыша, гәҗит алып керә, кибеткә барып азык-төлеккә кадәр алып кайта, кайбер этләр тирә-якны чүп-чардан арындырырга булыша.

Ул видеоларны карый башласаң, этләрнең акыллы булуына шаккатасың. Ләкин аларны бит кемдер өйрәткән.

35 ел дәвамында көн-төн этләр белән бөтен вакытын уздырган Лиля Леонова кинолог һөнәре турында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Кечкенә вакытымнан ук этләрне, песиләрне, күселәрне төрле командаларга өйрәттем. Ветеринарга укып чыктым. Кинологка курслар үттем. Бездә аерым кинологлар өчен укыту бүлекләре юк. Гомерем буе этләрне өйрәтәм. Элеккеге ялгышлыкларымны еш исемә төшерәм. Нишләп болай эшләдем икән дип уйлаган чаклар да була. Үзебездә 30 эт. Барысы да үземнеке түгел. Кайберләрен ташлап киттеләр. Кайбер этләрне үзем таптым, юлда очрадылар. Тыныч кына, җан иясе каядыр үлеп ятканын күреп, китә алмыйм бит инде. Юлда очраган һәркемгә булышырга кирәк. Алар бит безгә юкка очрамаган. Шәһәр буйлап этләр эзләп, өенә алып кайта торган маньяк хатын-кыз бу дип уйламагыз. Этләремнең күбесе вольерда, кайберләре өйдә яши. Мин алар белән 24 сәгать бергә”, - дип сөйләде Лиля Леонова.

 

Сериалларда этләрнең образы җыелма

“Кешеләр хәзер этләрне тышкы кыяфәтенә карап ала. Берсе дә нинди токым, ул токым артыннан карый алуы, алмавы белән кызыксынмый. Этләрне 45 меңгә сатып алучылар бар. Киемнәр, азык-төлек, уенчыклар алалар. Аннары эт тыңламый башласа, урамга чыгарып аталар. Алай ярамый бит инде. Эткә тәрбия бирергә, яратырга кирәк. Сатып алганчы ук, аның артыннан карый аламы-юкмы икәнен белергә кирәк”.

Этләр уйнаган сериаллар, кинолар аркасында аларның бәлагә тарыганнары да бар икән. “Кешеләр кинодан этне күрәләр дә, о, мин үземә шундый зур эт алам дия башлыйлар. Зур этләрне тотарга бик авыр. Урамга алып чыгып йөртергә, ашатырга, уйнатырга кирәк. Эт ул карап кына утырыр өчен түгел. Безгә өйрәтергә бер этне китерделәр. “Бу Барон, Барон” диләр. Нинди Барон булсын ди ул. Киноларда этнең җыелма образы була. Кинода бер генә эт уйнамый. "Мухтар" киносында өч эт, Лесси исемле этне дә 11 эт уйнады. "101 далматин" киносы чыккач, күпме далматиннарны үтерделәр. Кешеләр кинодагы җыелма образга кызыга. Реаль тормышта аларның нинди икәнен белми. Кирәкләре калмагач, чыгарып бәрә”.

Этләргә беренче тәрбия бирү

“Рефлекслар вакыт белән барлыкка килә. Иң беренче эткә ниндидер команда бирергә өйрәткәнче, бу токым турында укырга кирәк. һәр команда үтәгән саен, мактап, ашарына бирергә кирәк. Алга таба ризык бирүне киметергә була. Эт ияләшә, команданы үти башлый. Ул команда артыннан, аңа ризык биреләсе турында аңлый башлый. Мәсәлән, хезмәт хакы кебек. Ай буе эшләгәннән соң без үзебезнең акча аласыбызны беләбез. Без акча өчен нәрсәдер эшлибез. Этләр дә шулай. Алга таба ризык бирүне туктатсаң да, аларда рефлекслар кала. Минем әтием гомере буе вертолетлар ясый торган заводта эшләде. Ул анда техник җыючы иде. Завод квартира да, чит илләргә путевкалар да бирде. Хәерче дә, бай да булмадык, үзебезнеке үзебезгә җитеп килде. Заводта үзгәртеп кору чорында хезмәт хаклары бетте. Әтием көн дә шул заводка барып эшли иде. “Әти, өйдә генә утыр. Ник барасың син ул эшкә?” дип сорый идек аннан. Ул инде бу эшкә ияләнгән, аннан китә алмады”, - дип сөйләде Лиля Леонова.

Тагын бер рефлексларга бәйле мисал да китерде ул.

“Полициянең махсус өйрәтелгән этләрен, эшкә яраксыз була башлагач, исемлектән сызалар. Бүтән беркайчан да эшкә бармаганлыкларын аңлаган этләр, күп тә үтми, үлә. Алар гомерләрен эшкә багышлаган. Алар эшләргә күнеккән. Шуңа күрә эшсезлеккә алар түзә алмыйлар. Үзләрен кирәксезгә санап, яшәүдән туктыйлар”, - диде ул.

“Утыр, бас, ят”

Эт, вакытында кирәкле тәрбия алмаса, хуҗасын тыңламый. Үзен лидер итеп куя башлый. Мондый хәл булмасын, эт белән чын дус булыр өчен, аны билгеле бер командаларга өйрәтү мөһим.

“Утыр, бас, ят, тавыш, янда бар” – болар төп командалар.

“Барысын да төгәллек һәм сабырлык белән эшләргә кирәк. Этләр игътибар таләп итә. Без аларга булышып, яратып, ярдәмгә килеп, өйрәтә алсак, алар безгә сарыф иткән вакытыбызга, көчебезгә рәхмәтен меңе белән кайтарачак. Уйлап карагыз, без балалар табабыз. Алар безгә нәрсә бирә? Бернәрсә дә бирми. Без аларны ашатабыз, киендерәбез, уйнатабыз, укытабыз, булышабыз, карыйбыз, тәрбиялибез. Балалар – эгоистлар, алар безгә болар өчен бернәрсә дә бирми. Мораль яктан карамаганда инде, әлбәттә. Әгәр дә без балаларыбызга материаль яктан гына түгел, рухи яктан да булыша алсак, буш вакытыбызны алар белән үткәрсәк, алар кайчан да булса бу минем әти, әни, аларны үпкәләтсәгез, мин сезгә күрмәгәнне күрсәтәм дип сезне яклап чыгачак. Этләр дә шулай. Алар яхшыга яхшылык белән җавап бирә”, - дип сөйләде Лиля Леонова. 

Хуҗасын үз гәүдәсе белән каплаган

Төрле этләр була. Кайберләре агрессиягә бирелүчән, үз гомерендә бер тапкыр да кешене тешләү түгел, каты итеп ырылдамаган этләр дә бар. Лиля Леонова этләр белән уздырылган кызыклы гына бер эксперимент хакында сөйләп үтте.

“Төрле токымлы этләр җыйдык. Эксперимент рәвешендә этләрнең хуҗаларына ике кеше ташланды. Кайбер сак этләре ул кешеләрне тешләде, кайберләре өсләренә сикерде. Саклаучы эт булмаган, агрессиясез доберман да хуҗасын саклап калырга тырышты. Ул хуҗасына куркыныч янаганын аңлап, аны аяктан екты. Өстенә үз гәүдәсе белән капланып улады. Кешеләрне якын китермәде, тешләмәде. Анда агрессия юк. Ләкин ул барыбер хуҗасын саклап калу чарасын тапты”.

Балаларга нинди эт бүләк итәргә?

Хәзер күпләр балаларына эт бүләк итә. Шпиц токымлы этләрны күпләп ала башладылар. Кечкенә генә, йомшак, матур этне ошатучылар байтак. Этнең матурлыгына гына карап алу, характерын, балалар белән үзен ничек тотачагын да белмичә бүләк итеп алу дөресме соң?

«Башта бүләккә эт алалар, аннары көчекне урнаштырырга булышыгыз дип киләләр. Балаларга көчек бүләк иткәнче яхшылап уйларга кирәк. Бала, тыңлаусызланып, эткә тия, күзләренә төртә, йоннарын йолкый. Әти-әниләре моңа карап көлә генә. Эткә, әлбәттә, бу ошамый. Ул ырылдый. Аннары тешләргә дә мөмкин. Аннары гел этне гаеплиләр. Әти-әни гаепле беренче чиратта. Балага аңлатырга кирәк эткә алай тияргә ярамаганын. Этләрнең теле юк, миңа тимә дип әйтә алмыйлар. Бала этне карарга әзер булса гына алырга кирәк. Бөтен эшне балага гына да кайтарып калдырырга ярамый. Әти-әни карарга булышырга, аңлатырга тиеш”, - дип сөйли Лиля Леонова.

Лиля Леонова Маха исемле этнең тарихы турында да сөйләде. Маханы алар бик авыр хәлдә тапканнар. Аңа тернәкләнергә бер ел кирәк булган. “Кемдер чыгарып аткан. Җаваплылык турында оныткан. Маха белән эшләргә авыр. Бер ел төрле командаларга өйрәнәсе урынга без аны аякка бастырырга тырыштык. Хәзер ул ярышка әзерләнә. Регина исемле кыз белән фристайл өйрәнәләр”, - диде ул.

Яхшы кинолог нинди ул?

Чын кинолог нинди сыйфатларга ия булырша тиеш? Этләрне ярату гына җитәме? “Чын кинолог этләрне яратырга, бу һөнәргә тулаем бирелергә, сабыр, тыныч булырга, максатлар куя белергә тиеш. Шулай ук, физик яктан да көчле булырга кирәк. Көн-төн этләр белән булганда, күп көч сарыф ителә. Көчсез кешене зур этләр сөйрәп кенә алып китәчәк. Минем дә уң кулым сулга караганда көчлерәк”, - дип көлә кинолог.

Кинологларның төрләре

Хендлер – этләрне төрле командалар үтәргә өйрәтә, ярышларда, күргәзмәләрдә катнаша.

Эксперт кинолог – бер яисә берничә токымны өйрәнә, белемнәрен күргәзмәләрдә, ярышларда бәя биргәндә куллана.

Инструктор – этләрне командаларга өйрәтәләр, хуҗаларына этне тәрбияләргә булышалар.

Грумер – этнең тышкы кыяфәте өчен җавап бирә, кимчелек якларын яшерә, яхшы сыйфатларын күрсәтә.

Дрессировщик – хуҗаларның теләкләрен исәпкә алып, этләргә төрле командалар өйрәтә, аларны тәрбияли.

Диетолог – этнең токымына, яшенә, шәхси сыйфатларына карап, махсус меню әзерли.

Кинолог булуның уңай һәм тискәре яклары

Тискәре ягы:

Кинологларга төрле этләр белән эшләргә туры килә. Аларның нәрсә эшлиячәкләрен алдан ук белү мөмкин түгел. Алар профессиональ травма алырга мөмкин.

Уңай ягы:

- кешенең эмоцияләренә уңай йогынты ясаган этләр белән һәрдаим эшләү;

- МЧС, таможня кешеләренә ярдәм итә алу;

- яхшы хезмәт хакы алу, профессиональ яктан үсү;

- кинолог эшен хобби итеп күрү, башка эш белән тәңгәл китереп эшләү.

Хуҗа һәм эт

Эт кешегә яхшы дус булырга тиеш дибез. Ә үзебез аларга нәрсә бирә алабыз соң? Эт хуҗасына яхшы дус булсын өчен, хуҗадан да күп көч һәм сабырлык сорала. “Көненә эт белән ике сәгать булса да үткәрергә кирәк. Паркка алып чыгып, бәйдән ычкындыру белән генә эш бетми. Эткә физик һәм акыл ягыннан әзерлек кирәк. Төрле командалар бирегез, уйнатыгыз, вакытыгызны җәлләргә ярамый”, - дип сөйләде Лиля Леонова.

35 ел кинолог булып эшләгән Лиля Леонова янына барып, үзем дә бер көнгә кинолог булып карагач, мин күп әйберне аңладым. Этне аңлап, хәлен белеп, аны төрле командаларга өйрәтү зур сабырлык таләп итә. Мин команда әйтәм, син үтә диеп кенә эшләр бармый. Бер үк вакытта этне яратырга да, шул ук вакытта үзеңнең хуҗа икәнеңне дә онытырга ярамый. 

Этләргә команданы үтәргә өйрәткәндә балачак хатирәм искә төште. Миңа өч-дүрт яшь. Салкын кыш. Ул елны кар бик күп яуган иде. Мине абыем якындагы авылдан балалар бакчасыннан чанага утыртып алып кайтып бара. Үзе алып кайтмый. Карны ера-ера Дүрткүз исемле этебез чананы өстерәп кайта. Бик озак вакыт мине шулай өстерәп йөртте. Каяндыр кыргый эт чыккач, аңа ыргылганы әле дә исемдә. Үзе әллә ни зур булмаса да, ул чын дус, батыр эт иде.

Юлда очраганнар юкка түгел. Кешеләр дә юкка гына очрамый. Әгәр юлыгызда ярдәмгә мохтаҗ эт күрсәгез, тукталыгыз. Күрмәмешкә салышып, үтеп китеп, ниндидер мөһим әйбер югалтырга язмасын. 

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/-yd-ge-et-balany-teshl-s-etne-gaeplil-r-bit-berenche-chiratta-ata-ana-gaeple/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: