Көмеш кыңгырау

Таш каланың үз серләре

Безнең илдә туристлар яратып йөри торган җирләр бихисап. Шуларның берсендә – Коңгыр – Усьва – Таш кала маршрутында булып кайтырга насыйп булды миңа август аенда.

Урал тауларында Коңгыр мәгарәсе дигән җир бар. Мәгарә бик үзенчәлекле. Аны дөньяга танытырга тырышкан Александр Хлебниковның да язмышы кызыклы гына икән. Яшьтән сәяхәтләр турында хыялланган егет Япония, Америкаларга барып җиткән. Америкадагы Мамонтлар мәгарәсен күргәннән соң, үз ягының Коңгыр мәгарәсен дә кешеләр өчен ачасы килгән аның. 1914 елда унике елга арендага алгач, бөтен гомерен шуңа багышлаган: юллар салдырган, гротларны чистарттырган,  кайвакыт үзе үк юл күрсәтүче булып та йөргән. Кайвакыт шаярткалап та алырга яраткан – утларны сүндергән. Безгә дә бер генә минутка дөм караңгыда калырга туры килде. Яктылык нурының әсәре дә булмаган җирдә озаграк торсаң, вакыт төшенчәсе юкка чыга, ди гидыбыз. Аеруча тәвәккәл кешеләр өчен махсус «Караңгылык белән сынау» дип аталган экскурсия дә бар икән биредә. Караңгылык, тынлык һәм син!

 

Данте гроты, Романтиклар гроты, Җәһәннәм уты гроты... Биредә 48 дрот – куыш бар. Аларның кайберләренә шундый сәер исемнәрне Хлебников үзе биргән. Куышлар төрле. Өч төрле климат шартлары булган сирәк мәгарәләрнең берсе икән Коңгырның боз мәгарәсе. Кышкы бәсле иртә кебек челтәр-челтәр кар бөртекләре белән капланган өлеше дә, тып-тып тамчы тамып торган куышлары да, хәтта тереклек булган өлеше дә бар аның.

Ярыклардан агып кергән су мәгарә эчендә нечкә генә боз сөңгесе булып та, зур-зур колонналар булып та катып калган. Сталагмитлар, сталактит, сталагнатлар – биредә сезонлы күренешләр – барлык сыннар да катып калган судан хасил булган.

Һәр грот уңаеннан диярлек риваять-легендалар бар.

         Хәрабәләр гроты уңаеннан шундый тарих бар. Имеш, җир астында күз күрмәгән җанвар яши. Мамонт! Ул үткән юлларда өем-өем булып ташлар, чокырлар кала. Халык телендә йөргән бу сүзләрне ишетеп алган тарихчы Василий Татищев (Пермь, Екатеринбург шәһәрләренә нигез салучы да, диде гидыбыз) бирегә килә һәм бу табышмакның җавабын әйтә. Тау токымнарының суда эрүе сәбәпле барлыкка килгән алар (карст дип атала бу күренеш). Унике мең еллар элек Сылва елгасының сулары тау эченә үк үтеп кергән һәм мондагы гипсны эреткән, тау куышлары барлыкка китергән. Хәзер дә ел саен язгы агымсулар 600-800 куб метр эрегән гипсны агызып китә, шуңа күрә мәгарәләр һаман да әле кыяфәтен үзгәртеп тора икән.

 

Тереклек дигәннән, Хлебников крангониксы дигән сирәк җан иясе дә яши биредәге күлләрдә. Бәп-бәләкәй, 20-25 миллиграмлы, үтә күренмәле диярлек кыслачык (рачок) икән ул. Пермь өлкәсенең Кызыл китабына кертелгән бу реликт бары тотрыклы салкын мәгарәләрдә, минералларга бай җир асты күлләрендә генә яши ала. Әлбәттә, җитмеш күлне дә күрмәдек. Туристлар өчен мәгарәнең өчтән береннән азрак өлеше генә ачык. Болай да бу җир асты патшалыгы өчен һич кирәксез яктылык белән җылылыкны алып керәбез без.

Күлләрнең дә кызыклы гына атамалары бар. Иң истә калганы – «Кызлар күз яше» күле. Асылташлар бүләк итүче кешегә генә кияүгә чыгачакмын дип сайланып утырган кызга нисбәтле, ди, бу исем. Ахырда бер яшь кенә, чибәр генә сәүдәгәр егет килеп чыккан да бүләккә күмгән кызны. Ә никахны җир астында укырга булганнар. Ләкин... ләкин... Яшь егетебез мәгарә эчендә карт һәм ямьсез мәгарә рухына әйләнмәсенме?! Ә ул бүләк иткән асылташлар гап-гади ташларга әйләнгән дә куйган. Шуннан бирле яшь коя икән якты дөньяны күрүдән мәхрүм калган бу комсыз кыз. Тын калып тыңлап торсаң, тып-тып шул яшьләр тамган кебек анда. Җир астында әкият тыңлау рәхәт икән ул.

Шайтан бармагы      

Коңгырдан соң юлыбыз Усьва поселогы тирәсендәрәк тукталды. Учакта, зур казанда пешкән тәмле пылауны сыпыртып куйгач, кашык-тәлинкәләрне елгага төшеп юып менгәч (цивилизация шәһәрдә калды!), Усьва баганалары дигән җиргә җыена башладык. Бигрәк тә Шайтан бармагы дигәнен күрәсе килә иде.

         70 метрлы мәгърур таш кыядан бераз аерылып басып тора. «Время первых» кебек фильмның бер эпизоды, тагын шактый киноэпизодлар төшерелгән монда. Бераз баргач, кыяга терәлеп үк барган сукмактан бара башладык. Менә монысы экстрим, ичмасам. Сукмак читендә үк 120-150 метр түбәндә елга агып ята. Өстән караганда башлар әйләнеп китәрлек биеклек һәм матурлык монда. Бу куркыныч аралыкны да исән-имин узгач, тагын бер мәйданчыкка күтәрелдек. Ах та ух килеп тирә-ягыбызны күзәттек, фотоларга төштек. Ә Шайтан бармагына кадәр тагын ике километрлап бар икән!

Таш кала 

Бу сәфәргә чаклы трекингның нәрсә икәнлеген дә белмәгән кеше идем. Усьва аша асылмалы күпердә, «Бәхет монда» дигән язу торган тауларда җәяү йөреп кайткач, көннең икенче яртысында Шайтан каласына юл тоттык. Дөрес, аны элегрәк шулай йөрткәннәр. Хәзер күбрәк Таш кала (Каменный город), диләр. Халык телендә Ташбакалар дигән атамасы да бар икән. Таш калада узган өч сәгать – сизелми узган вакыт булды. Әллә нинди рәвешләрдә катып калган зур-зур ташлар арасыннан тар урамнар уза, тыкрыклар, хәтта шәһәр үзәге дә бар кебек. Урамнар лабиринт шикелле, бераз адашып йөрергә дә мөмкин.

        

Моннан 300 миллион еллар элек бу таш кыялар диңгез төбендә булган. Ул кыялар Зур Ташбака, Канатлы Сакчы кебегрәк шагыйранә исемнәр белән аталган. Нәкъ шул кыяларга менеп фотога төшәсе килә туристларның. Куркыныч, әлбәттә, ләкин нык матур.

         Һәм тагын бер риваять. Кайчандыр биредә гаҗәеп бер шәһәр булган. Ләкин бу матурлыкны идарәченең бердәнбер сукыр кызы гына күрә алмаган, ди. Кызны терелтәм, дип ышандырган сихерче явыз булып чыккан. Кызның күзләре ачылуга, башка кешеләр һәм йортлар ташка әйләнгән, ди. Беръялгызы шул мәһабәт һәм кырыс матурлык янында калган ул.

         Биредә үзенә бер аура бар кебек. Монда таш кыялар өстендә үскән агачларны, аларның ташларны кочып шуышкан тамырларын күреп шаккатасың. Шул кырыс матурлык әллә кай ягы белән үзенә тарта. Бигрәк тә август, сентябрь айларында килүчеләр күп икән.

        Менә нинди икән ул Урал тауның урталары!

 Лилия Фәттахова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: