Көмеш кыңгырау

Табигатькә ярдәм итүнең юллары төрле

Әйләнә-тирә табигатьне саклау кешелек дөньясы алдындагы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Бу хакта белгечләр фикерен укыйк әле.

Гасыр ахырына Җирнең температурасы якынча 2 градуска җылыначак. Бу күп түгел кебек. Ләкин безнең тән температурасы 36.6. Әгәр ул 2 градуска югарырак булса? Без башка микроорганизмнар – бактерияләр, вируслар белән тыгыз бәйләнештә яшибез. Аларның температурасы әйлә-тирәлекнең температурасы белән тәңгәл. Әгәр күтәрелсә, әлегәчә булмаган күренешләр, мутацияләр барлыкка килергә мөмкин.

Бу җылыну углекислый газның артуы белән бәйле. Җирдә яшеллек азач бара – урманнар киселә, җирләр сөрелә... Табигатькә ярдәм итүнең юллары төрле: агачлар утырту, углекислый газның чыгуын киметү, энергияне саклап тоту... Энергияне азрак тотсагыз, газ белән күмер азрак ягылачак.

Хәзер пластик пакетлар зур куркыныч тудыра!

Барлык елгалар белән ташландык пластик пакетлар, савытлар диңгезләргә, Дөнья океанына кушыла.  Су хайваннары аларны йотып, күпләп һәлак була башлады. 5-6 сумлык пакетны кибеткә кергән саен ала кеше. Ә аннары аларны, һич кызганмый, чүплеккә ташлый. Ә пластик 400-800 еллар буена таркалмый ул. Пластик пакетлар кыйммәтрәк торырга тиеш, иң яхшысы – таркала торган пакетлар чыгарырга кирәк.

Чүп-чарны аерым җыю гадәтенә өйрәнәсе бар. Мин Америкада яшәгәндә, бөтен җирдә чүп-чар өчен 3 тартма тора ид. Кибетләрдә пластик шешәләрне тапшырырга була. Тапшырган саен 5 цент аласың, сиңа чек бирәләр һәм ул чекны син азык-төлек кибетендә кулланасың. Чүп-чарны аерым җыю культурасына мәктәптән өйрәтергә кирәк. Чөнки бу – балаларыбызның киләчәге. Бу проблемалар аларның җилкәсенә төшәчәк. Вакытында хәл ителмәсә,  торган саен әлеге  проблемалар арта гына барачак.

Роберт Нигъмәтуллин, академик, Россия Фәннәр академиясенең Океанология институты җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: