Көмеш кыңгырау

Табигатькә куркыныч яный

Киекләрне кем саклый?

Ахыры. Башы әлеге сылтама аша

—   Бабай, «Кызыл китап»ка теркәлгән киекләрне кем сакларга тиеш?

—   Бик урынлы сорау, олан. «Кызыл китап»ка теркәлгән җәнлек кайсы ил территориясендә яшәсә, аның өчен шул ил җавап бирә. Киекләрне саклау җирдә яшәүче һәр кешенең изге бурычы.

«Кызыл китап» 1978 нче елның көзендә дөнья күрде. Бу «Кызыл китап»ка имезүчеләрнең—62, кошларның—63, сөйрәлүчеләрнең— 21, һәм җир-су хайваннарының 8 төре кертелгән.

—  Бабай, ул җәнлекләр, үсемлекләр, кош-кортлар тик торганда ник юкка чыгалар соң?—дип кызыксынды Айдар.—Үзең гел, дөнья иркен, дөнья киң, дисең ич?

Нәкыйп  карт  елмаеп  куйды.  Кара  син,  бабасының  яраткан әйтемен нинди оста итеп куллана белде!

—  Эш шунда да шул,—дип  башлады бабасы  салмак тавыш белән.—Дөнья иркен, дөнья киң иде дә, тараебрак китте бит әле. Хәзер, олан, җир йөзендә халык саны гаять тиз арта. Әле кайчан гына җирдә 4 миллиардка якын кеше яши иде. Хәзер аларның саны 5 миллиардтан да артты.

—  Бабай, шуларның берсе мин!—дип шатланып кычкырды Айдар һәм горурланып күкрәген киерде.

—  Син, сыбызгы борын, син. Менә шулай безнең Җир дип аталган планетабызда һәр ел саен 80—90 миллион кеше өстәлә тора. Шул ук вакытта кешенең техника белән кораллануы үсә. Әле мин малай чакта гына тракторларның саны бармак белән генә санарлык иде. Җирне ат белән сөрәләр иде. Хәзерге буын атларны онытып бетерә язды. Автомобиль, мопед дигәннәрен генә кара әле син. Бот буе бала-чага матайга атланып чаба. Әйтерсең туганда ук машина йөртергә өйрәнеп  туган. 

Күккә генә кара син:  самолетларның, вертолетларның, спутникларның нинди генә төре юк! Илле чакрым җирне элек кешеләр җәяү генә узган. Хәзер я машинага, я самолетка утырып кына җилдерәләр. Җәяү йөрүне тәмам оныттылар. Беләсеңме, ул техникадан, машина-матайдан нихәтле агулы газлар чыга? Ул агулар җәнлекләргә файдалы дип беләсеңме? Шул-шул менә.

Планетабызда кеше кулы белән төзелгән меңнәрчә сусаклагыч­лар-ясалма диңгезләр барлыкка килде. Никадәр сөрү җирләре, болынлыклар су астында калды.

Безнең республиканы гына алыйк. Куйбышев сусаклагычын төзегәч, Идел киңәйде һәм күпереп торган кара җирләребез, урман-басуларыбыз су астында калды. Никадәр киек җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр һәлак булды.

Тагын, кешеләр үз кирәкләренә төрле сазлыкларны, сулыкларны киптерәләр. Бичара киек җәнлекләр, кош-кортлар гасырлар буе яшәгән сулык-сазлыкларыннан мәхрүм ителәләр. Коры җирнең шактый өлеше авыл хуҗалыгы хаҗәтләре өчен сөрелә. Җәнлекләргә яшәр өчен, бала үстерер, нәселен дәвам итәр өчен урын калмый.

Ярый, җәнлекләр бала да чыгарды, ди. Кешеләр кырларга мил­лионнарча тонна ашламалар ташыйлар. Җәнлек балалары, үсеп җиткәнче үк, шул ашламалар, химикатлар белән агуланып үлә.

Тагын кешеләр нишли диген? Үзләренә кирәкле энергияне алыр өчен кешеләр ел саен җиде миллиард тонна күмер, нефть, газ, торф, сланец яндыралар. Бу исә атмосферада углекислый газны арттыра. Атом-төш энергиясеннән саксыз файдалану төзәтеп булмый торган фаҗигаләр китереп чыгара.

Кызганыч, билгеле, кешеләр табигатькә карата беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыр­тырга кирәген бик соң аңладылар. Хәзерге көндә, кешеләр гаебе белән җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең йөзләрчә төрләре җир йөзеннән юкка чыкты.

Галимнәр бары соңгы өч йөз илле ел эчендә генә дә алтмыш төр киекнең һәм йөзгә якын кош төренең юкка чыгарылуын ачыклаган­нар. Шуларның өчтән бере соңгы илле ел эчендә безнең күз алдында юкка чыккан. Кешеләр аларны ит, мех, тире, каурыйлары өчен рәхимсез рәвештә кырганнар, Африкадагы ун меңнәрчә филләрне бәрмәтешләре (бивни) өчен генә кырып бетергәннәр. Аларның бәрмәтешләреннән бильярд шарлары, төрле юк-бар нәрсәләр, уен­чыклар ясаганнар.Тәвә кошлары да кодрәт белән генә исән калганнар. Модалы киенергә яратучы ханымнар күңеленә аларның каурыйлары хуш килгән. Нәкъ шул сәбәпле кешеләр челәннәрне дә кырганнар.

«Алар яшәргә тиеш» китабыннан, 1994 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: