Көмеш кыңгырау

Сәяхәтчеләр клубы: Россиянең иң кызыклы, үзенчәлекле урыннары

Дустым, без сине Россиянең кызыклы, үзенчәлекле урыннарына сәяхәткә чакырабыз. Илебездә нинди генә матур җирләр  юк бит. Алар турында кызыклы риваятьләр дә яши.

Бәлки синең дә бу урыннарда булганың бардыр?! Булмаса, әйдә киттек!

Тирәнлеге – 5 сантиметр

Волгоград өлкәсендәге Элтон күле тирә яктан ап-ак тоз белән әйләндереп алынган.  Күлнең төбе кыйммәтле ташлар кебек ялтырап тора. Бу күл бик сай, аның буенча аркылыга-буйга йөреп була. Җәй көне аның уртача тирәнлеге нибары 5 сантиметр гына. Бирегә матур итеп фотоларга төшәргә яратучылар килә. Күлдә йөргәндә, һавада йөргән күк иллүзия туа. Биредә торналарны, шөлдиләрне (кулик) очратырга була. Кызыл китапка кертелгән сирәк очрай тораган Шренка лаләләрен дә күрү бәхете елмаерга мөмкин.

Бер капчык алмаз

Якутиядә «Мир» дип аталган алмаз карьеры бар. Безнең көннәрдә шахта гамәлдә түгел инде. Ләкин туристлар бу тирәгә сәяхәт кылырга яраталар.  Карьер – фантастик кинолардагы күренешләрне хәтерләтә. Аның диаметры гаять зур – 1,5 километр. Якутлар үз җирләрендә Алмаз күп булуын менә ничек аңлаталар: имеш кайчандыр бик суык булган, күктә очып барган иллаһи затның кулы бик нык өшегән һәм ул бер капчык алмазны төшереп җибәргән, ди.  

Ордин мәгарәсе

Пермь өлкәсендә Кунгур елгасы тирәсендә Ордин мәгарәсе бар. Ул инде ике йөз миллион ел элек барлыкка килгән дип исәпләнә. 200 миллион?!  Мәгарәдә булу бик күп сәяхәтчеләрнең хыялы. Ә ул әле су белән тулган булса, бу инде Индиана Джонс рухындагы челленджга охшаган! «Космик Одиссея» декорацияләрен хәтерләтүче буталчык коридорлар, караңгы гроталар һәм сталактитлар – чын маҗара. Мәгарә лабиринтларының биш километрын дайвингчылар өйрәнгән инде. Тагын шул кадәр өйрәнәсе калган, кем белә бәлки безне кызыклы ачышлар көтәдер?!

Зур Богдо тавы

Әстерхан даласында тау каян килеп чыккан соң, җитмәсә кызыл төстә? Бу аның туфрагында металлар концентрациясе зур булуы белән бәйле, әмма моның башка, кызыклырак аңлатмасы да бар. Риваять буенча, ойратлар (күчмә халык), туган киңлекләреннән киткәндә, тауларын да үзләре белән алырга булганнар. Монахлар аны чиратлашып, җилкәләренә салып барганнар, ди. Берсе алып бара алмаган, төшереп җибәргән. Тау даланың урта бер җирендә төшеп калган. Бу урын Богдо-Баскынчак тыюлыгы составына керә, анда туристлар өчен уңайлы шартлар тудырылган, экскурсияләр үткәрелә. Богдо Каспий буе түбәнлегендәге бердәнбер тау. «Богдо» – монгол (калмык) телендә «изге» дигәнне аңлата.

Өрәкләр үзәне

Кырымда шундый үзән бар. Ул Алушта шәһәреннән ерак түгел. Тау биеклегеннән куе томан төшә. Ул  урман янгандагы төтенгә охшаган.  Бу тамаша таң калдыра. Күбесе аны мистик күренеш дип атый.

Үзәннең барлыкка килүе турында риваять тә бар. Кайчандыр  Фун тавы башында, соңрак Демерджи («тимерче») дип аталган җирләрдә күчмә кавем яши. Алар тимерчелек белән шөгыльләнәләр. Көн-төн ут ягалар. Бу тирә-юньдәге халыкларның көнкүрешенә начар йогынты ясый.  Бер яшь кыз, бөтен кыюлыгын җыеп, тауга менеп китә. Ул тимерчеләрдән утны сүндерүләрен сорый. Моңа җавап итеп кавем башлыгы аның йөрәгенә хәнҗәр кадый.

Тау бу явызлыкка түзә алмый, дер селкенеп куя. Җир астыннан Кайнап торган сулар чыга. Тирә-юнь төтен белән каплана. Ул таралгач, җирле халык качып барган тимерчеләрнең таш сыннарга әверелүен күреп ала. Ә тау биеклегендә шул кызның «башы» барлыкка килә. Бу ташны Симферополь – Алушта автотрассасы буенча хәрәкәт иткәндә, күрергә була. Кайберәүләр аны Екатерина II профиленә, ә кайберәүләр Сфинкска охшата.

Нәкъ менә биредә «Кавказская пленница» киносын төшергәннәр һәм төп персонаж – Нина үзенең «аю турында җыр»ын башкарган.

Амазонкалар яшәгән, ди...

Кезенойам күле Чечня һәм Дагстан чигендә урнашкан. Аның турында җирле халык «Күлнең суы күз яше кебек чиста, боз сыман салкын», – дип сөйли. Күлне таулар уратып алган. Бу урын турында күп төрле риваятьләр бар. Кезанойамда Урда алтыны яшерелгән, ә аның ярларында кайчандыр җирле амазонкалар яшәгән, имеш.

Кич – кызыл, иртән – шәмәхә!

Кырымдагы иң зур тозлы күлләрнең берсе – Сасык-Сиваш. Аның мәйданы-70 кв.км дан артык, ул 14 км озынлыкка сузылган. Шунысы кызык, аның төньягында төче, ә көньягында тозлы су. Дамба аларга кушылырга ирек бирми. Аның төп үзенчәлеге – төсе. Дөньяда бары берничә генә шундый матур ал төстәге күл бар.

Бу төсне суга Дуналиелла суүсемнәре бирә, алар каротиноидлар бүлеп чыгара. Төс микроорганизмнарның активлыгына карап үзгәрә. Су нәфис-алсу төсләрдән алып ачык-кура җиләге яки хәтта ачык шәмәхә төсләрегә керә. Нәкъ менә алсу төсне күрү өчен, туристлар июнь аеннан августка кадәр күл янына агыла. Күлнең төсе тәүлек вакытына карап та үзгәрә, көн уртасында ул ачык алсу төстә, кичкә кара-кызыл,  ә таң атканда ачык шәмәхәгә әйләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: