Көмеш кыңгырау

Шүлгәнташ – иң матур мәгарәләрнең берсе

Мәгарә — җир кабыгы эчендәге табигый бушлык, тауда барлыкка килгән куышлык. Мәгарәдән җир өстенә бер яки берничә чыгу юлы була. Мәгарәләрне спелеологлар өйрәнә.

Җирдә генә түгел Айда һәм Марста да мәгарәләр булуы ачыкланган. Күрәсең, болар вулкан мәгарәләре, вулкан активлыгының борыңгы эзләре.

Шүлгәнташ рәсемнәре

Шүлгәнташ мәгарәсе  Башкортстанның Бөрҗән районында, Агыйдел елгасының уң як ярында, Шүлгәнташ тыюлыгы биләмәсендә урнашкан. Ул Көньяк Уралдагы бурташ, гипс, доломит кебек тау токымнарыннан торган мәгарәнең иң зурларының, иң матурларының берсе. Мәгарәнең һәр катында үзенә хас дымлылык һәм һава әйләнеше меңәр еллар буенча үзгәрми, гел бертөрле тора. Шуңа да монда борынгы рәсемнәр сакланган.  Рәсемнәрне 1959 елда тыюлыкның зоологы А.В.Рюмин тапкан. Монда мамонтлар, ат һәм башка җәнлек рәсемнәре, төрле фигуралар төшерелгән. Агач күмере белән ясалган сирәк сурәтләр дә очрый. Галимнәр мәгарәдә хайван сурәтләрен генә түгел, югары һәм урта ярусларда алачык, өчпочмак, баскыч, кыек сызык сурәтләрен дә тапканнар. Бу сурәтләр 30-40 мең ел элек төшерелгән. Шүлгәнташның түбән ярусында бозлык периоды азагында ясалган сурәтләр табылган. Аларның зурлыгы 44 тән 112 сантиметрга кадәр.

Рәсемнәрнең күпмедер өлеше мәгарәгә элек тыюлык статусы бирелгәнче килгән вандал-туристларның автографлары белән капланган, кайберләре дым аркасында юылган. 2012 елның февраленнән башлап, мәгарәдәге сүрәтләрне саклау максатында, заллар ябылган. 2012 елның июленнән башлап тыюлык территориясендә «Шүлгәнташ мәгарәсе» дигән интерактив музей эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: