Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Сакчы да, коткаручы да, дус та

Бүген без кешеләрне коткарган хайваннар турында сөйләрбез. Могҗизага охшаган булса да, бу очраклар тормыштан алынган.

Бүгенге без кешеләрне коткарган хайваннар турында сөйләрбез. Тормыштан алынган бу очраклар берегезне дә битараф калдырмас. Бик акыллы һәм тугры бит ул безнең дүрт аяклы дусларыбыз.

Рэкс, рәхмәт сиңа!

Мамадыш районында булган вакыйга бу. Ноябрь аенды бер кечкенә кыз бер кат майкадан гына урамга чыгып китә дә югала. Бу көнне беренче  тапкыр кар ява, суык була. Кешеләр тиз генә аны эзли башлыйлар. Кызны кырлардан, агачлыклардан, басулардан эзләгәннәр, әмма таба алмаганнар. Вакыт бара, ә бала юк. Шул вакыт операциягә ис буйлап эзләүче эт – Рэкс та кушыла. Ул тиз арада баланың эзенә төшә. Нәтиҗәдә кызны буа янындагы торба эченнән эзләп табалар. Аңа зыян килмәгән була. Рәхмәт сиңа, коткаручы эт!

Барабанчы куян

Бу хәл АКШта булган. Куянның хуҗасы барабан какканга охшаш бер тавышка уянып киткән. Уянса, йортка карак кергән икән. Хатын кычкыра башлаган, карак куркып, чыгып киткән, ди.  Баксаң аның куяны шулай итеп тәпиләре белән бәргәләгән икән. Нәтиҗәдә, ул йортны карактан саклап кала.

Бадди

Бу язма бик акыллы немец овчаркасы – Бадди турында. Хуҗасы аны 8 айлык чагында алып, тәрбияләп үстерә һәм бик күп нәрсәләргә өйрәтә. Мәсәлән, Бадди телефонның төймәләренә теше белән басып ашыгыч ярдәм чакыра торган номерны җыя алган. 2008 елда коткару хезмәтендә телефон шалтырый. Хезмәткәрләргә беркем дә җавап бирми, эт өргән тавыш кына ишетелә. Бераздан бу адрес буенча коткаручылар килеп җитә. Бу Бадди яшәгән йорт була. Аның хуҗасы аңын югалтып егылган, ә эт тиз арада ашыгыч ярдәм чакырткан. Шулай итеп Бадди хуҗасын коткарып калган.

Эт нигә өргән?

Хайваннар табигать үзгәрешләренә бик сизгер икәнен беләсез инде. Бервакыт урамдагы эт бик каты өрә башлаган. Көн кичкә авышкан, ә эт өрүдән туктамаган. Тирә-яктагы кешеләр тәрәзәдән башларын тыгып аны куркытып та караганнар, әмма эт урыныннан да кузгалмаган, өрүен дәвам иткән. Моңа түзә алмыйча, кешеләр урамга чыкканнар. Шул вакыт җир тетри башлаган, йорт диварлары җимерелеп төшкән. Шулай ите, бу эт бик күп кешене коткарып калган.

Ярдәмчел Керри

Керри кушаматлы ат үзенең хуҗасын коткарган. Фиона исемле ханым фермаларында ялгызы гына булган. Ул бер бозауның еламсырап мөгрәгәнен ишеткән дә: «Әнисен югалткан ахрысы», – дип уйлап куйган. Фиона бозауга ярдәм итәм дип аңа якынлаша башлаган. Әмма сыер Фионаны күреп, хатынга хөҗүм иткән. Фиона егылып, куллары белән битен каплаган. Бераздан ул Керри кушаматлы 15 яшьлек атының сыерны куганын, үзенә якын китермәвен күргән. Шул арада Фиона качып котылган.

Дельфиннар

Бу хәл 2004 елда ук булган. Әмма аны хәзер дә бик еш искә алалар. Яңа Зеландия ярлары янында йөзеп йөрүче кешеләр янына бер төркем делфиннар килә. Алар кешеләрне түгәрәк ясап әйләндереп алалар. Башта йөзүчеләр аларны шулай уйный дип уйлыйлар, әмма соңрак, озынлыгы 3 метр чамасы булган ак акуланы күрәләр. Делфиннар акула борылып киткәнче кешеләр янында йөзгәннәр. Шулай итеп, йөзүчеләр исән-имин ярга чыга алганнар.

Фәрештә

Эмми исемле бер ханым песи алырга теләп приютка килә. Шунда ул үзенә туп-туры карап торучы бер песине күреп ала. Бу Паддинг кушаматлы мәче була. Әле дә ярый Эмми Паддингны сайлаган әле, чөнки ул шушы ук көнне яңа хуҗасын үлемнән коткарып кала.

Эмми шикәр чиреннән интегә торган була. Төнлә аның өянәге башлана, һәм ул комага китә. Песи моны күреп, аны тешли башлый, Эмми уяна. Шулчак песи күрше бүлмәдә йоклаучы Эмминың улы янына керә. Аны да мыяулап, тешләп уята. Аптыраган малай, башта ни булганын аңламый, ләкин аннары әнисенә сөйләргә ашыга, нәтиҗәдә ул әнисенең хәлен күреп ашыгыч ярдәм чакыра. Бу вакыйгадан соң хуҗалары Паддингны «безнең фәрештәбез» дип атыйлар.

Кәҗә белән биш көн

Ә хәзер сүз  Австриядәге бер очрак турында барыр. Ноэль исемле фермер кырда йөргәндә егылып аягын имгәтә. Ул тора алмыйча 5 көн буе ачык һавада ята. Ничек исән калган дип уйлыйсыз? Фермерга кәҗәсе булыша. Мэнди кушаматлы кәҗә хуҗасы яныннан китми. Аны җылытып янында йоклый. Фермер кәҗәнең сөте белән туклана. Ә алтынчы көнне Ноэльны иптәшләре табып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев