Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Моннан күп еллар элек...

Су, металлар, ташлар кайчан һәм ничек барлыкка килгән?

Безнең планетага инде 5 миллиард елдан артык. Безнең җиребез иң элек кызган газлы шар булгандыр, конденсация тәэсире аркасында газлардан металлар, ташлар, ә соңыннан су барлыкка килгән.

Планетада берничә миллиард ел тереклек булмаган, соңыннан гына иң гади төзелешле организмнар килеп чыккан. Ул вакытларда атмосферада чиста кислород булмаган, ләкин углекислый газ бик күп булган. Акрынлап хәзерге атмосфера барлыкка килгән.

Үлгән үсемлек калдыкларыннан торф һәм ташкүмер барлыкка килгән. Ташкүмердә сакланган үсемлек эзләре буенча ул вакытта урманнарда абагалар һәм плауннар өстенлек иткән дип фикер йөртәләр.

Нефть һәм табигый газ тирән күлләр һәм диңгез төпләрендә барлыкка килгән. Анда бик күп санда суүсемнәр һәм хайваннар булган. Аларның үлгәне төпкә утырган һәм, һава кермичә, бактерияләр тарафыннан черек ләмгә әверелгән. Черегән вакытта аерылып чыккан агулы күкертле водород исән калган тереклеккә тискәре йогынты ясаган.

Органик матдәләрдән май кислоталары, соңыннан нефть һәм табигый газ барлыкка килгән. Бу әверелешкә иң уңайлы чорларга — палеозой эрасының азагына караган пермь чоры туры килә.

40 тан 60 миллион еллар арасында безнең территориядә субтропик климат булган. Бу вакытларда һава бик дымлы булган һәм баткаклы урманнар, сазлыкта яшәүче хайваннар һәм кошлар барлыкка килгән.

Хайваннар һәм үсемлекләр, агачлар калдыгыннан көрән күмер барлыкка килгән. Ул химия промышленностенда иң мөһим чималларның берсе булып тора. Бензин, төрле эреткечләр, пластмассалар, буяулар, яңа дарулар һәм хушбуйлар — болар бөтенесе органик химия продуктлары. Алар барысы да көрән күмердән ясала.

Нефть — җир астында табыла торган үзенә хас исле карасу төстәге май сыман сыекча. Ул ягулык буларак та төрле продуктлар эшләү өчен чимал буларак файдаланыла. 1 т нефтьтә 30 дан 300 м3 га кадәр газлар эрегән, минераллар, тозлар, металлар — V, N1, Си, Со, Мо, май рәте, фракцияләре, асфальтеннар, парафин, һәм башка төрле ягулык бар.

Нефтьнең килеп чыгуы турында төрле фикерләр йөри (органик, неорганик).

Табигый көчләр тәэсирендә (гравитация, молекуляр йогынты) нефть якындагы катлауларга күчә, күтәренке участокларга туплана, катламнар хасил итә. Тагы да өстәге катламда — газ, нефть газ астында урнаша, аның астында — су.

Катламның температурасы һәр 100 м тирәнгә киткән саен, якынча 2,5-3,5°С ка җылына. Нефть катламы берничә метрдан 5-6 км га кадәр була. Катлам калын булган саен, газ катламы да арта.

Нефтьнең 70 % ы яңа технологияләр белән чыгарыла, ләкин җир өстенә нефть запасының 30-40 % ы гына чыгарыла. Нефть, газ ятмаларын эзләү эшләре җир өстенә чыккан урыннарда алып барыла. Бу җирләргә коелар куела. Су өстендә күренгән очракларда да шулай эшлиләр.

1866 елда нефть эзләү ысулы булып (кыргый мәче ысулы) теләсә кайда скважина бораулау булган. XX гасыр башында структур бораулау (структур геологик тикшерү), ә 1930 елларда нефть эзләүдә геофизик метод электроразведка ысулы кулланыла. 1940 елларда нефтьне эзләү геофизик, геохимик, соңгы елларда биологик, космик, математик исәпләү белән табыла.

XX гасырның икенче яртысында эзләнүләрне диңгезләрдә алып баралар. Нефть катламы җир кабыгының барлык горизонтларында бар. Кайнозойда — 25 % нефть, мезозойда — 55 %, палеозойда — 20 %, протерозойда — 1 %. Нефть Антарктидадан башка барлык континентларда да бар. 50 % тан артыгы Азиядә, шуның 90 % ы Якын Урта Көнчыгышта. Бөтендөнья нефтенең запасы 143 млрд т, 6,6 млрд т Себердә урнашкан.

Россия Федерациясендә 2300 нефть табу урыны ачылган. Шуларның унысы уникаль, шул исәптә — Ромашкино катламы.

Татарстан территориясендә 1637 елда табылган нефть 43 пот 35 кадак авырлыкта булганы искә алына.

Татарстанда 160 урында 900 млн т нефть ятмасы табылган (3 меңнән артык катлам). Нефть җыела торган урыннарга комлы, известняк катламнары коллекторлары протерозой, архей ятмаларында кристаллик фундамент салына.

Сәнәгатьтә кулланыла торган 64,5 % нефть запасы 1,5-2 км девон-терриген, ташкүмер карбонат-терриген 0,8-1,3 км тирәнлектә урнашкан.

Нефть запасы буенча Ромашкино, Яңа Елхов, Баулы, Беренче Май, Бондюг, Алабуга, Сабанчы урыннары зурлардан санала. Татарстанда газ эшләпәләре юк, нефтьнең күп өлеше суда йөзә. Нефтьнең составы, төрле яшьтә булуына карап, төрлечә була (авыр, югары күкертле һәм куе). Девон нефте җиңелрәк (0,833-0,93 г/см3), күкертле нефть (0,4-4,7%), парафинлы нефть (2,6-3 %) азрак.

Нефть химиясе нефть, табигый газ компонентларының составын, үзлекләрен, химик әверелешләрен, аларның эшкәртелү юлларын өйрәнә. Нефть химиясе продуктлары пластмасса, сүс, каучук җитештерү өчен төп чимал булып тора. Нефть химиясе тармагының алга китүе Татарстанда 1950 елларда нефть чыгарыла башлау белән бәйле.

Татарстан Республикасында нефть, табигый газны эшкәртү нигезендә синтетик эшләнмәләр һәм материаллар җитештерелә. Республикада нефть химиясе продукциясе «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашина», «Органик синтез», «Кварт» акционерлык җәмгыятьләре, «Ясалма каучук заводы» фәнни тикшеренү берләшмәсе керә. Бу заводларда күпләп полиэтилен, торба, йөк автомобильләре, авыл хуҗалыгы машиналары өчен шиннар, дизель ягулыгы җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев