Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Миләш чыпчыгы — җырчы кош

Юкка гына аларны урман сандугачы димиләр.

Миләш чыпчыгы (дрозд) — җырчы кош. Алар иртән кояш чыкканда да, көндез дә, бер-берләреннән уздырырга тырышып, гаҗәп матур җырларын сузалар. Юкка гына аларны урман сандугачы димиләр.

Ул — шактый зур, сыерчык чамасындагы кош. Аркасы кара, ә соры тимгелле түше ачыграк төстә.
Миләш чыпчыгы безнең якларга апрель урталарында кайта. Оясын корыган яфрак, үлән, нечкә чыбыклардан зур итеп ясый. Ул оясы янына кеше килүдән курка. Нәрсәдер сизсә, берничә көн утырган оясын ташлап та китәргә мөмкин.

Балаларын бөҗәкләр, кайвакыт урман җиләкләре белән дә туендыра. Аларны көнгә 150–200 тапкыр ашата.
Миләш чыпчыкларының, балаларын саклау өчен, батырлыклар күрсәтүе билгеле. Бер натуралист мондый хәлне күзәтә: үлән арасындагы кош баласын бер эт тотмакчы була. Кошчык аның борын төбеннән очып китәргә өлгерә. Эт кош артыннан ыргыла. Моны күргән ана кош, каты итеп кычкырып, эт артыннан ташлана. Эт, кечкенә кошчыкны калдырып, зурысын куа башлый. Кыю ана кош качып өлгерә. Шулай итеп баласын саклап кала.

Миләш чыпчыгы

Нигә миләш чыпчыгы дип

Атаганнардыр үзен?

Миләш түгел, баласына

Бөҗәк ташый көнозын.

Үзе миләш агачына

Хәтта оя да кормый.

Чыпчык түгел, ә шулай да 

Чыпчык кебек чыркылдый.

Рафис Корбан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев