Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кырда кара казаным кайный

Кырмыска оясына карап торсаң, анда берөзлексез хәрәкәт. Бүген шул нәни бөҗәкләр турында сүз барыр. Тормышлары бик кызык икән бит аларның.

Кырмыскалар 110-130 миллион ел элек шөпшә сыман җан ияләреннән барлыкка килгәннәр. Алар динозаврлар белән янәшә яшәгәннәр, ләкин бу гигантлардан аермалы буларак, юкка чыкмаганнар. Бүгенге көндә кырмыскаларның 12 меңгә якын төре билгеле, Татарстанда — 40 төр кырмыска яши. Җирән урман кырмыскасы һәм кара бакча кырмыскасы киң таралган. Уракчы кырмыска Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
Кырмыскаларны тырыш бөҗәкләр дип беләбез. Кырмыска оясына карап торсаң, анда берөзлексез хәрәкәт. Алар бертуктамый чабышып йөриләр. Бүген шул нәни бөҗәкләр турында сүз барыр. Тормышлары бик кызык икән бит аларның.

Патшабикә

Кырмыска оясында төгәл иерархия. Монда иң абруйлы бөҗәк — ана кырмыска, башкача әйткәндә ояның патшабикәсе. Калган кырмыскалар эшчеләр. Алар барысы да патшабикәгә буйсына. Эшче кырмыскалар 3 елга кадәр яши, ә ана кырмыска 30 елга кадәр идарә итә ала.

Кырмыска патшабикәсе бары тик йомырка салу белән генә шөгыльләнә. Алар турында кайгырту эшче кырмыскаларның бурычы.

Оя төземи торган кырмыскалар да бар. Алары күчмә тормыш алып баралар. Берәр кая күченергә вакыт җиткәч, алар личинкаларын, азык запасын, йомыркаларын һәм патшабикәләрен күтәреп юлга кузгалалар.

Суперколония

Кырмыскалар колонияләргә берләшәләр. Бер колониядә дистәдән берничә миллионга кадәр кырмыска булырга мөмкин. Һәр кырмыска колониясенең үз исе бар. Бөҗәкләр бер-берсен шул истән таныйлар икән.

Дөньядагы иң зур кырмыска суперколониясе 6000 километрга җәелгән. Ул Урта диңгез ярларында урнашкан. Монда миллиардлаган эшче кырмаска һәм миллионлаган ана корт яши. Супер колониянең «халкы» иң кырыс кырмыскалар — Линепитемнар. Аларны башкача Аргентина кырмыскасы дип тә атыйлар. Аргентина кырмыскалары хайваннар дөньясындагы иң куркыныч басып алучылар йөзлегенә керә. .

Саннар

  • Галимнәр исәпләвенчә, планетада һәрвакыт 10 квадриллион кырмыска яши. Бу бер кешегә миллионнан артык кырмыска туры килә дигән сүз. 
  • Иң кечкенәләренең озынлыгы 0,07 сантиметр тәшкил итә, ә иң зурлары 5 сантиметрга җитә.
  • Күпләр термитларны кырмыскалар дип саный, алар хәтта туганнар да түгел. Термитларның иң якын туганнары тараканнар
  • Кечкенә кырмыскалар Җирдәге хайваннарның гомуми биомассасының 15-20%ын тәшкил итә.
  • Кырмыскалар башка төрдәге кырмыскаларны әсирлеккә алып, аларны үз колонияләре файдасына эшләргә мәҗбүр итә ала.

Бульдог-кырмыска

Парапонера клавата дигән кырмыска тешләве бик авырттырып тешли һәм авырту тәүлек буе дәвам итәргә мөмкин. Бу бөҗәкләрне еш кына «пуля кырмыскалары» дип атыйлар, чөнки аларның һөҗүме пуля тигән кебек тоела икән.

Кара төстәге Бульдог-кырмыска тешләве кеше өчен бик куркыныч. Ул хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Бәхеткә, аның агуын зарарсызландыра торган антидот бар икән.

Пәһлеваннар

Галимнәр фикеренчә, кырмыскалар үзләреннән 50 тапкыр авыррак әйберләрне күтәрә ала. Чагыштыру өчен филне күз алдыңа китер. Әгәр дә кырмыска фил кебек булса, ул 50 фил күтәрә алыр иде. Шаккаткыч бит!

Кырмыскалар секундына 7,62 сантиметрга кадәр тизлек белән хәрәкәт итә ала. Кешеләр белән чагыштырганда бу тизлек сәгатенә 55 километр диярлек.

Иң акыллы бөҗәкләр

  • Кырмыскалар - иң акыллы бөҗәкләр. Аларның баш мие, кечкенә булуына карамастан, 250 мең күзәнәктән тора.
  • Алар интерактив өйрәнүгә сәләтле ягъни үз үрнәгендә генә түгел, ә башкаларның үрнәгенә нигезләнеп тә белем алалар. Алардан тыш, мондый сәләткә бары тик имезүчеләр генә ия.
  • Кайбер кырмыскалар Җирнең магнит кырын ориентир итеп куллана ала.
  • Кырмыскалар аяклары һәм тезләре белән ишетәләр — алар туфракның тирбәлүен тоялар.
  • Кырмыскалар су яки башка киртәләрне кичәр өчен үз тәннәреннән «тере күперләр» төзи ала.
  • Кырмыскалар үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тере организмнар үстерергә өйрәнгәннәр. Мәсәлән, телә асрыйлар. Алар телә бүлеп чыгарган сыеклыкны яраталар.

Бу Россиядәге иң зур кырмыска оясы. Аны журналист Рәмис Латыйпов тапкан. Кырмыска оясы Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында. Аның биеклеге 220-235 см (ул авыш җирдә урнашкан), диаметры 440 см. Бу кырмыска оясын Россиянең рекордлар китабына кертелгән һәм шул хакта таныклык бирелгән.

Куркыныч традиция.

Көньяк Америкадагы кайбер кабиләләрдә бик тә үзенчәлекле гореф-гадәт бар. Яшүсмер малайның ир-атка әйләнү йоласы бу. Озын гына бияләй кебек нәрсәгә кырмыскалар тутыралар. Ә җылы якта аларның бик нык тешли торган агулылары да күп. Малайлар шул бияләйгә кулларын тыгып торырга тиеш. Бу сынаудан соң, аларның кулы берничә көнгә параличлана һәм шешә. Кайвакыт күп санлы тешләүләрдән соң баланың бармаклары күгәреп чыга.

Кырмыскалар ояларына качса, яңгыр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев