Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кошлар җәйге һава торышы «көйсезлекләрен» ничек кичерәләр?

Кискен үзгәрешләр кешеләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә авыр. Мондый вакытларны кошлар кайда һәм ничек үткәрә?

 

Җәйге һава торышы көн саен үзгәреп тора. Коры эссе һава торышы кинәт кенә салкыннар, яңгыр һәм яшен белән алышына. Кискен үзгәрешләр кешеләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә авыр. Мондый вакытларны кошлар кайда һәм ничек үткәрә?

Кошлар начар һава шартларын үзләренчә кичерә икән.

Мәсәлән, акчарлаклар, казлар һәм шөлдиләр өчен мондый күчешләр шактый җиңел. Алар туңмыйлар һәм бары тик һава торышының яхшыруын көтәләр.

Бөркетләр, тилгәннәр яки карчыга кебек эре ерткыч кошлар, тыныч кына биеклеккә утырып, шулай ук һава торышының үзгәрүен көтәләр.

Үрдәкләр һәм аккошлар да үзләрен шулай ук тоталар, ләкин сыену урыны эзлиләр. Яр буендагы үсемлекләр арасында, бухталарда яки мәгарәләрдә яшеренәләр. Күк йөзе ачылганчы, алар ышык урында торалар.

Кечкенә кошлар да шулай ук. Чыпчыклар һәм миләш чыпчыклары агач ябалдашларына, сыерчык ояларына һәм корылмаларга очып керәләр яки куе агач-читән араларында саклану урыны эзлиләр. Ә гади яр карлыгачлары (керәшәләр) гадәттә начар һава торышыннан бөтенләй качалар.

Коры эссегә килгәндә, кошлар су коенырлык урын табарга тырышалар. Әгәр дә якын-тирәдә су чыганагы булмаса, алар бик рәхәтләнеп ком һәм тоз ванналары кабул итәләр. 

Мондый һава торышы кара төстәге кошлар өчен аеруча куркыныч – кара төс кояш нурларын үзенә күбрәк тарта. Әгәр дә сез кошларга эсселектән котылырга булышырга телисез икән, өйләрегез янында, бакчаларда эчәргә су калдырыгыз. Кошларга көненә ким дигәндә ике тапкыр эчәргә кирәк.

Иң гади һәм иң уңайлы ысул – йорт, офис ишегалдында яки дачада тирән булмаган ванна ясау. Ул гади, җиңел һәм чыдам булырга тиеш. 

Коену чаралары кошларга файда булса, кешеләргә аларның «су коенуларын» карап тору рәхәтлек бирәчәк.

ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев