Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Күке төкереген кем ясый

Табигать дөньясы бик серле ул, килешерсез? Анда без белмәгән әллә никадәр табышмак бар!

Биолог, Казан (Идел буе) федераль университетының «Бионанотехнологияләр» лабораториясе хезмәткәре, «Гыйлем» проекты волонтеры Сәр­би­наз Шәй­хуло­ва да нәкъ шул фикердә.

Бүген (һәм киләчәктә дә) ул безне үзе ачкан дөнья белән таныштырырга әзер. Булачак биологлар, сорауларыгыз булса – языгыз! Бар да балачактан башлана! «Балачакта минем зур булмаган бөҗәкләр коллекциясе бар иде. Ул вакытта аларны җыю, саклау кагыйдәләрен дә тиешенчә белми идем әле. Биология юнәлешендә укыгач, бөҗәкләрне мыекчаларыннан алып аякларына кадәр өйрәнү бәхете елмайды. Хәзер исә бөҗәкләрне, язучы, Гарәфи абый Хәсәнов әйтмешли, «атмыйча аулыйм» – фоторәсемгә төшерәм; яшь бөҗәкләрнең җитлеккән бөҗәккә әверелгәннәрен күзәтергә яратам, үзгәрешләрен көндәлеккә теркәп барам», – ди биолог Сәрбиназ апагыз. Хәер, аңа әле бары тик 21 яшь кенә. Бүген Сәрбиназ Шәйхулова безне күбекле бөҗәкләр белән таныштырачак.

Күке төкереге түгел

Яз-җәй ай­ла­рын­да үсем­лекләр­нең са­бак-яф­рак­ла­рын­да пәйда бул­ган ак кү­бек­ләр­гә игъ­ти­бар ит­кә­не­гез бар­мы? Әгәр кү­ке­ләр ул кү­бек­нең «кү­ке тө­ке­ре­ге» дип ата­лу­ын бе­лә кал­са­лар, «кәк-күк» ди­яр урын­га «Тү-гел! Тү-гел!» дип кыч­кы­ра баш­лар­лар иде, мө­га­ен. Һәм хак­лы да бу­лыр­лар иде. Чөнки кү­ке­ләр­нең мон­да бер кат­нашы да юк. Ә кү­ке тө­ке­ре­ген «төке­рү­че» җан ия­лә­ре­нең бу кошлар­дан 50 тап­кыр ке­че­рәк икә­нен дә әйт­сәк, та­гын да га­җәп­лә­нерсез­дер. Алар­ның исем­нә­ре ни­чек соң, кы­я­фәт­лә­ре нин­ди?

Күбекле бөҗәкләр

Бу те­рек­лек ия­лә­ре­нең исем­нәре җи­сем­нә­ре­нә ту­ры ки­леп то­ра: кү­бек­ле бө­җәк­ләр (ла­тин­ча­сы  – Aphrophoridae), ә алар, дө­рес­рә­ге, алар­ның корт­ла­ры бе­лән күз­гә-күз оч­ра­шу өчен, без­гә кү­бек­нең эче­нә ке­реп ка­рар­га ки­рәк бу­лыр. Кү­бек­ле бө­җәк­ләр­не ур­маннар­да­гы үлән ярус­ла­рын­да, су буй­ла­рын­да һәм дым­лы бо­лыннар­да оч­ра­тыр­га мөм­кин. Бө­җәкләр­нең җит­лек­кән фор­ма­ла­ры – озын­лык­ла­ры 5-7 мил­ли­метр булган има­го­лар үз гәү­дә­лә­рен­нән 100 мәр­тә­бә ар­тып кит­кән аралык­ка си­ке­рер­гә сә­ләт­ле. Шу­ңа да ка­ра­мас­тан, бу җан ия­лә­ре кү­беккә кү­ме­лү­че корт­ла­ры (ли­чинки)  – ним­фа­ла­ры бе­лән ае­ру­ча дан ка­зан­ган.

Йо­мыр­ка­дан чык­кан корт­ларның гәү­дә кат­лам­на­ры бик юка бу­ла. Шу­ңа кү­рә ко­яш нур­ла­ры астын­да ки­бү­дән, сал­кын­нар­дан, шу­лай ук дош­ман­на­рын­нан сакла­ну өчен, корт­лар гәү­дә­лә­рен күбек бе­лән кап­лый­лар. Мо­ның өчен алар иң элек яф­рак-са­баклар­да кеч­ке­нә ге­нә ти­шек ясыйлар һәм шун­нан үсем­лек су­ын суы­ра баш­лый­лар. Үсем­лек су­ла­рының бер өле­шен тыш­ка чы­гар­ган ва­кыт­та бө­җәк­ләр, су­га һа­ва куык­ла­ры җи­бә­реп һәм гәү­дә­лә­рендә­ге мах­сус мат­дә­ләр­не (бар­лыкка кил­гән кү­бек тот­рык­лы бул­сын өчен) ку­шып, аны кү­бек­лән­деп җи­бә­рә­ләр. Шу­лай итеп бө­җәк­ләр, йо­мыр­ка­дан чы­гып, бе­рен­че тапкыр ка­бык­ла­рын сал­ган­чы­га кадәр кү­бек эчен­дә яши­ләр. Июнь­нән алып сен­тябрь­гә ка­дәр оч­рый тор­ган җит­лек­кән кү­бек­ле бө­җәк­ләр исә кү­бек ясар­га сә­ләт­ле тү­гел. Дө­ре­сен генә әйт­кән­дә, кү­бек­нең алар­га ки­рә­ге дә юк: йө­ге­рә бел­мә­сә­ләр дә, көч­ле арт­кы аяк­ла­ры бө­җәкләр­гә дош­ман­нар­дан ка­чар­га да, ки­рәк­ле урын­га си­ке­реп кү­чәр­гә дә яр­дәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев