Көмеш кыңгырау

Карлыгач

Әлеге кыйгач канатлы кошлар турында без нәрсәләр беләбез?

Карлыгачларны авыл һәм шәһәрләрдә дә, елга, яр буй­ларында да очратырга мөмкин. Авылда яисә шәһәрдә яшәүче карлыгачлар ояларын, балчык кисәкләрен җилемле селәгәй­ләре белән ябыштырып, өй кыекларында, тәрәзә өсләрендә коралар; яр карлыгачлары исә томшыклары һәм тәпиләре белән биек текә ярларны тишеп ясыйлар.

Карлыгач аксыл түшле, очлаеп килгән тар озын кара канатлы, сәнәк сыман аерылып торган койрыклы була. Әлеге кошның очышына карап, аны шаяра, уйный, кояш нурларын­да коена дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә ул бертуктаусыз «эшли» — бөҗәк тота.

Карлыгач иртә таңнан караңгыга кадәр һавада була, кайчагында гына тимерчыбыкка яки нечкә агач ботагына кунып ял итә.

Бу кызык

Карлыгач җиргә бик сирәк төшә. Ул хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән чумырып ала.

Карлыгачлар югары очса — көн яхшыра, түбән очса — начарлана, диләр. Бу сынамыш дөрес, әмма эш карлыгачларда түгел, алар тота торган бөҗәкләрдә. Көн бозылыр алдыннан һава тагын да дымланып, бөҗәкләрнең канатлары бүртә, алар аска яки җиргә төшәләр. Шуңа күрә мондый вакытта кар­лыгач та астан оча.

Карлыгач

Габдулла Тукай

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: