Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кара каргалар – яз хәбәрчеләре

Элек барлык кара каргалар да кышларга көньякка очып киткәннәр. Хәзер аларның кайберләре безнең якларда, кешеләр янында кышлый.

Кара карга козгынга караганда кечерәк. Кап-кара төстә, ялтырап тора, бары зур томшыгы өстендә генә ак сызыгы бар.

Элек барлык кара каргалар да кышларга көньякка очып киткәннәр. Хәзер аларның кайберләре безнең якларда, кешеләр янында кышлый. Җылы яклардан кайтучылары яз башында (март аенда), әле җирдә кар ятканда ук кайта. Шуңа күрә дә аларны «яз хәбәрчеләре» дип атыйлар.

Ул оясын агач башында ясый һәм шунда бала чыгара. Кара карга — иң файдалы кошларның берсе. Алар май коңгызларын, аларның личинкаларын, саранчаларны, кыр тычканнарын юк итәләр.


Карга әфәнде

Кап-кара ялтыравык каурый. 
Кыр тычканы, саранча, 
Ул якынлашкач, калмый. 
Томшыгында бар бер ак сызык, 
Өп-өр-яңа френч кигән, 
Атлап йөреше кызык.
«Әфәнде» чакырганга, 
яз да ашыга. 
Исемен кем дә белә, 
Бу — кара карга!

Айдар Җамалиев


Кара карга

Аны яз кошы диләр, 
Еракта кышлый, диләр. 
Беренче булып кайта да 
Ул куа кышны, диләр. 
Кара карга кар куа, 
Кара җирләр калкуга, 
Сабанчы белән бергә 
Төшә дә җылы җиргә 
Ул атлап йөри ипләп, 
Төрле кортларны чүпләп.
Уйный кояш нурлары 
Ялтырый каурыйлары. 
Кояш та кала күреп: 
Кем оя салган үреп? 
Талда кара каргаларның 
Йортлары бүрек-бүрек. 
И матур шушы чаклар! 
Бик кадерле кунаклар 
Каргалар кайтты диеп 
Гөр килә ерганаклар.

Нури Арсланов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев