Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Горурлык һәм нәфислек символы

Аккош борынгы заманнардан бирле матурлык, сафлык, горурлык һәм нәфислек символы булып йөри.

Ул — бакча һәм паркларга, сулыкларга ямь бирүче. Әлеге мәһабәт кош суда җиңел һәм тавышсыз йөзә. Аккош узган урында су, яктырып, перламутр төсенә кереп кала. Аның судагы һәр хәрәкәте кабатланмас нәфислек тудыра.
Аккош, яз көне җылы яклардан кайткач, оясын кеше керә алмаслык аулак күлләрдәге куе камышлар арасына ясый. Ул — искиткеч сизгер һәм сак кош.
Аккошның авырлыгы 6—13 килограммга хәтле җитә. Алар көтү булып яшәми, гадәттә, парлашып яши. Үрчү чорында ана кош 3—5 күкәй сала. Күкәйләр өстендә ана кош утыра, ата кош аның янәшәсендә йөри. Күкәй өстендә утыру чоры 30—40 тәүлек тәшкил итә. Нәни кошчыклар, кипшенүгә, әти-әниләренә иярә алалар.
Ул азыкны сай сулык төбеннән чумып таба. Кысласыманнар, моллюсклар, вак балыклар, үсемлекләр белән туклана.

БЕЛӘСЕҢМЕ?
Аккошларның кара төстәгеләре дә була.


Аккош — сайрамый торган кош. Алар кыйгакларга (кара аккош) яки ысылдарга гына мөмкин.


Язгы балкыш              

Язын күлләрдә

Искиткеч балкыш.

Җылы яклардан

Кайткан бит аккош.
Ул сайрамый да,

Тик йөзә бирә.

Шулчак күңелгә

Нәфислек керә.
Көчле булса да,

Мохтаҗ яклауга.

Их, аккошларны

Ничек сакларга?!

Айдар Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев