Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Гипнозмы, юкмы?

Тавыклар гипнозга бирешә.

Гипнозмы, юкмы?

Тавыклар кетәклектәге барлык дусларын гына түгел, кешеләрнең йөзләрен дә истә калдырырга сәләтле. Аларның хәтер «картотекасында» барлыгы 100 «персона» саклана ала. Әлбәттә, алар хуҗаларын йөзләреннән таный. Тавыклар ашату вакытын да истә калдыра ала икән. Шул вакыт килеп җиткәч, алар тавышлана башлыйлар, җимлекләре янына җыелалар. Шулай ук тавыклар гипнозга бирешә. Тавыкны җиргә яткырып томшыгы кырыннан төрле якка сызым  сызгач, ул бер хәрәкәтсез ярты сәгатькә якын ята ала икән. Кайбер галимнәр моны гипноз түгел, ә инстинкт, диләр. Теләсә нинди аңлаешсыз вакытта, күп җәнлекләр үле булып кыланалар.

Моңсулана беләләр

Великобританиядә яшәүче орнитолог Джо Эдгра тавыкларның төрле хисләр кичерә алуларын дәлилләгән. Алар яшәгән җирләреннән еракка китсәләр, моңсуланалар икән. Шулай ук алар кемнедер ошатырга яки яратып бетермәскә дә мөмкиннәр. Ә иң кызыгы, алар башкаларның хәленә керә беләләр, ди. Менә сиңа мә.

Кап-кара

Бөтенләй кап-кара әтәчләр һәм тавыклар бар. Бу токымны «Аям Чемани» дип атыйлар. Аларның каурыйлары гына түгел, тән тиресе дә кап-кара. Алай гына түгел аларның эчке органнары, сөякләре дә кара төстә. Бу пигментациядә доминант ген «гаепле». Индонезиядә кара тавыкларның чебеше 200 доллар тора икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X