Челтер-челтер чишмәбез...
Чишмә сүзенең килеп чыгышы, чишмә белән бәйле мифлар һәм йолалар белән танышабыз.
Челтер-челтер ага чишмә,
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак-
Эчеп туймалы түгел!
Роберт Миңнуллин.
Су юлын күрсәтү йоласы
Яшь кәләшләр килен булып төшкән көнне, иңнәренә көянтә-чиләк асып, чишмәгә суга барганнар. Йола буенча авылның берәр мөхтәрәм кешесе су юлы күрсәтүче булган. Чишмә янында җыр-биюле уен-көлке оештырганнар. Суын түкмичә алып кайтып җиткерүче кәләш яхшы тормыш иптәше, уңган килен булып саналган. Яшь киленнең саф сулы чиләкләренә карап өлкәннәр теләк теләгән: «Бәхетләре шушы су сыман пакь булсын!»
«Чишмә» – фарсы сүзе. Бүгенге телдә аның «чыганак», «башлангыч», «нигез» кебек мәгънәләре бар. Шул ук мәгънәне белдергән «кизләү» сүзе борынгы төрки телдән хәзерге татар теленә үзгәрешсез килеп җиткән сүзләрнең берсе.
Мифлар ни сөйли?
Су – дөнья яратылышының башлангычы. Җир, туфрак шул Су дәрьясыннан шытып чыккан. Төркиләр Җирне томшыгына кабып Су дәрьясыннан Туфракны өскә чыгарган үрдәк барлыкка китергән дип ышанганнар. Кулга ияләштергәч тә, озак вакытлар аны изгеләштереп кабул иткәннәр. Борынгы Юнан һәм Римда – Афродита белән Венера, Бабил дәүләтендә – Иштар, борынгы төркиләрдә – Умайның төп билгесе, яшәү урыны су булган. Идел буенда яшәгән кайбер халыкларның авыз иҗатында суларга хуҗа булган зат – ир-ат буларак та күзаллана. Мәсәлән, мариларның Вют-водыж – Су атасы. Шулай да, башлыча ул хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнә. Ву-мурт – удмуртларда, Вер-ава – мордваларда, Сурен ыра һәм Шыв сура-такан тура – чуашларда, татарларда – Су анасы.
Су анасы, нинди син?
Гадәттә, риваятьләрдә Су анасы җиргә кадәр тиеп торган озын тузгыган чәчле, су үсентеләре ябышкан кызгылт юеш ялангач тәнле, тәгәрәп чыгарга торган зур зәңгәрсу яисә чем-кара күзле хатын-кыз рәвешендә тасвирлана. Аның бердәнбер бизәге – кабатланмас матур алтын тарак. Тулган ай йөзенә карап, шул тарак белән чәчләрен тарар өчен Су анасы ярга, басмага чыгып утыра дип ышанганнар. Әлеге серле ия белән очрашу хәерлегә юралмаган. Аны күрүгә кешенең акылы томаланган, буыннары хәрәкәт итми башлаган, җанын курку баскан. Янында кемнең дә булса барлыгын Су анасы сизеп калса, кинәт кыяфәтен үзгәртеп, матур кызга әверелеп, тораташтай катып калган кешене су астына алып киткән.
ШАРАДА
Бер иҗеге башында,
Икенчесе чишмәдә,
Син пешерә алмыйсың
Аннан башка ашны да,
Шуңа кушсаң кушымча,
Язын сулы урын бу,
Яле, нәрсә булыр бу?
Бер иҗеге – уй чүлмәге,
Калганнары гел вата.
Барысы да бергә булса,
Барыбызны уйлата.
(Башваткыч.)
Вәсимә Хәйруллина
Чишмә
Әхмәр тавы кулын каш өстенә куеп үзенең артында йоклап чыккан кояшка карап тора. Аның да шулкадәр яктыга күзе чагыла бугай. Элек тә кызыл маңгае уттай яна. Очындагы наратлар да сәлперәешеп утыра. Эссегә чыдый алмыйча, юка кайрылары астыннан гәрәбә төймәләр тезелеп-тезелеп агып төшкән. Кояшның зәһәрләнүенә тау итәгеннән агып ятучы чишмәләрнең генә исе китми. Челтер-челтер, челтер-челтер. Әхмәр эчендәге элекке бакыр базлары аша аккан сулары җиләкчеләрне дә, печәнчеләрне дә сыйлап, сусавын басып җибәрә. Алай гынамы әле, авыруларына да шифа бирә. Юмарт соң, игелекле соң табигать! Үзен рәнҗеткәннәрне дә ул һаман сыйлап, нигъмәт өстенә дәвамлы нигъмәт өстәп тора.
Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе «Өмет» драма түгәрәге укучыларының «Чишмәләребез тарихы» темасына язмалары белән танышыйк әле.
Кәрим чишмәсе
Безнең республикабыз табигатьнең кабатланмас гүзәл почмакларына бик бай. Урман, кыр, болыннарын, табигый хозурлыкларын, чишмә, инеш, күл сулары, нур өстенә нур өстәгәндәй, тагын да тулыландыра. Болар барысы җиргә генә түгел, хәтта кеше тормышына нур өсти.
Безнең авылыбызга якын урманда изге, саф сулы, зәңгәр чишмә – Кәрим чишмәсе бар. Аны Кәрим бабай карап, чистартып торган. Бу чишмә урман эченә урнашкан. Кешеләр урманга печән чабарга, җиләк, гөмбә җыярга, ял итәргә барганда, чишмәгә туктап, суын эчеп китәләр.
Әдилә Гасимуллина
Сәйфи чишмәсе
(Хәсәнова Фәүзия апа Зиннәт кызы истәлекләреннән).
Бу чишмә авылдан шактый ерак. Әлеге чишмәнең тарихын әнием Бибинәзифә сөйләп калдырган.
Аның бабасы Сәйфи бабай умарта үрчетергә уйлаган. Авылдан ерак түгел яхшы урын сайлаган. Ул әлеге чишмә тирәсе булган. Һәм ялгышмаган. Аның тирә-ягы урман булган. Кешеләр кирәк-яракка агачын кисеп бетергәннәр. Болын барлыкка килгән. Аның суы бик тәмлеһәм мул.
Авылга колонкалар куелгач, бу чишмәләрнең кирәге дә юк кебек. Ә бит бер уйласаң, табигатьнең кешеләргә биргән нинди зур байлыгы ул чишмәләр.
Авылымның чишмәләрен сагынам,
Камыш шаулауларын юксынам.
Авылдагы кебек гүзәл җирләр
Беркайда да юк сыман.
Язгөл Хуҗина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев