Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Ансыз тормыш юк

Елгалардагы су бер елга 30 тапкыр яки һәр 12 көн саен алмашына. Су турында сез белмәгән кызыклы фактлар.

Су - иң кирәкле матдә. Су булмаса, тормыш та юк. Орлык коры җирдә күпме генә ятмасын, ул бары тик су барында гына шыта ала. Су иң киң таралган матдә булуга да карамастан, җирдә ул тигезсез бүленеп урнашкан. Африкадагы һәм Азиядәге бик зур киңлекләр судан мәхрүм, ә Алжир, яр буе районнары һәм Греция утравы тулысынча китерелгән суга яши.

Кайвакытта андагы су шә­рабка караганда да кыйммәтрәк була. 

Җир өслегенең 3/4 өлеше су белән капланган - бу океаннар, диңгезләр, күлләр, бозлыклар. Җитәрлек күләмдә су атмосфе­рада да, җир кабыгында да була.

  • Җирдәге гомуми чиста су запасы 1,2 млрд км3 тигез.
  • Суның иң күп өлеше океаннарда тотыла (якынча 97,6 %), планетабызның 2,14 % ын су боз рәвешендә алып тора.
  • Елга һәм күлләрдәге су бары тик - 0,29 %, ә атмосфера суы - 0,0005 %.

Су һәрвакыт актив хәрәкәттә. Аның хәрәкәт көче булып кояш, ә төп чыганагы булып бөтендөнья океаны тора. Кояш энергиясенең якынча 1/4 өлеше сулыклардагы суның парга әйләнүенә китә. Һәр ел саен һавага шулай 511 мең км2 су күтәрелә, шуның 411 мең км2 өлеше океан­нар өслегеннән.

Атмосферадагы суның 2/3 өлеше явымнар булып кире океаннарга кайта, 1/3 өлеше коры җиргә төшә.

Еллык явымнар саны атмосферадагы су парларыннан 40 тапкыр артык. Әгәр алар бөтенесе бергә җир өслегенә төшсәләр, җирдә 1 м калынлыктагы катлам ясалыр иде. Шушы явымнар елга-күлләрдәге суны арттыра.

Үз чиратында бу сулар төрле киңлектән юлында очраган матдәләрне, эретеп, диңгезгә һәм океаннарга алып төшә. Үсемлек тамырлары су белән бергә дым­лы туфрактан анда булган матдәләрне дә суыра. Бу су үсемлек сабагы буенча менеп, яфраклары аша яңадан һавага пар рәвешендә күтәрелә.

Суның коры җирдәге төп чыганагы - тау бозлары. Алар күп суны җәй көне бозлар һәм карлар эрегәндә бирәләр. Бу бозлыклар галәмебезнең төп чыганагы да әле.

Шулай итеп, су һәрвакыт хәрәкәттә. Аның атмосферада булуы ур­тача 10 көн итеп билгеләнсә дә, гел үзгәреп тора. Елгалардагы су бер елга 30 тапкыр яки һәр 12 көн саен алмашына. Туфрактагы дым 1 ел эчендә яңара. Агымсулы күлләрдәге су - 10 ел, акмый торганнарында 200-300 ел эчендә алышынса, бөтендөнья океанындагы суның яңаруы 3000 елга сузыла. Сулыкларның яңаруы өчен генә дә күпме вакыт кирәк икән! Әгәр дә елга пычранган күлдән агып чыкса, ул чистарсын өчен иң башта күл чистарырга тиеш.

Су әйләнеше - бик үзенчәлекле процесс. Ул коры җирләрне һәрвакыт яңарып торучы төче су белән тәэмин итә. Бу әйләнеш вакытында су коры җирдәге каты матдәләрне, эретеп, утырым рәвешендә икенче җиргә күчерә.

Организмдагы төрле тукымалар, төрле күләмдә су тоталар. Суга иң бай тукыма ул - күзнең пыяла сыман тәне (99 % су), ә суга иң ярлы­сы - теш эмале, анда су бары тик 0,2 % кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев