Көмеш кыңгырау

Баскынчак күле – табигый тоз «фабрикасы»

Африкада тоз элек-электән байларда гына булган. Көн саен тоз ашаган кеше хәлле кеше саналган.

Каспий буе түбәнлегенең сул кырыенда һәркемгә мәгълүм Эльтон һәм Баскынчак күлләре урнашкан. Аларны борынгы Хвалын диңгезеннән калган булырга тиеш диләр.

Эльтон — төньяктарак урнашкан. Монда күл буе буш һәм тын. Ә Баскынчакта тормыш шаулап-гөрләп тора. Ул Богдо тавы янындарак, Актүбәдән (Иделнең сул ягы) кырык километр тирәсендә. Аңа тимер юлы сузылган.  Баскынчак күле — безне тоз белән тәэмин итүче гаять зур табигый тоз келә­те.

Тере организмнарның үсеше өчен тозның әһәмияте зур булуы һәркемгә билгеле. Кеше аны бик борыннан ук белеп куллана башлаган. «Тозсыз ипи дә үтми», ди халык. Тоз булмаудан интеккән җирләрдә үсемлек көле дә кулланып караганнар.

Табигый тоз ятмалары булмаган илләрдә аны чит­тән китерәләр. Аларда тоз бик кыйммәт тора, шуңа күрә аны көн саен куллана да алмыйлар. Мәсәлән, Африкада тоз элек-электән байларда гына булган. Көн саен тоз ашаган кеше хәлле кеше саналган.

Безнең илдә тоз күп. Табигый тоз «фабрикасы» — Баскынчак күленең тозы тәмле булуы белән дә аерыла.

Бу күлдән тозны, ихтимал, мең еллар буе алалардыр инде. Бу күлгә шул тикле тоз каян килгән соң?

Казах халкында бер риваять бар. Элек заманда Богдо тавы итәгендә бер бай яшәгән, имеш. Далада аның хисапсыз ат һәм сарык көтүләре йөргән. Әмма иң зур байлыгы чибәр кызы булган.

Көннәрдән бер көнне гүзәл кыз, әтисенең көтүчесен күреп, аңа гашыйк була. Егет тә аны сөя. Алар яше­рен генә очраша башлыйлар.

Әмма алар кавыша алмыйлар. Әтисе кызын зур калымга бер байга ярәшә. Егет нихәтле гозерләнеп, ялварып сораса да, бай үз сүзеннән кайтмый, буйсынмаган көтүчене суктырырга куша, һәм егетне кыйнап үтерәләр.

Кыз хәсрәт эчендә Богдо тавы итәгенә барып егыла да көн-төн елый-елый хәлсезләнеп үлә. Аның күз яшь­ләре инеш булып түбәнгә агалар, иңкү җирдә кайнар күз яшьләреннән тозлы күл  барлыкка  килә...


Баскынчакка килсәгез, иң элек кояшта җем-җем итеп ялтыраган ап-ак тигезлек күрерсез. Кая карама, һәр якта тоз да тоз... Ул яр буйларында өелеп тора, алт­мыш метрлы катлам булып күл төбендә ята. Бөтен тирә-юньгә тоз тузаны утырган.

Суда тереклек юк. Тозлы су (рапо) парга әйлән­гәндә, тоз коелып, юка катлау барлыкка килә, яңа утырган тоз астында «чуен» һәм «гранат» дигән калын катламнар ята — болар яхшы сыйфатлы эре бөртекле тоз.

Монда тозны күп еллардан бирле чыгаралар. Элек көрәк һәм лом ярдәмендә китеп алганнар. Эш коточкыч авыр булган. Көн буе тозлы суда торып эшләгәннәр. Тоз яраларга тула, алар, әрнеп, еллар буе төзәлми. Тоз тузаны борын эченә кереп әчеттерә, күздән яшь агыза. Шушы каторга хезмәтенә бик аз хак түләгәннәр.

Тозны бричкага, арбага төяп, «дәүләтнең тоз тракты»ннан Идел буендагы Владимир пристанена илткән­нәр. Шуннан ул бөтен Россиягә таралган. 1919 елдан тоз чыгару хезмәтен механикалашты­ру башлана. 


Ак минералны барлыкка китерүче җир асты чиш­мәләре, бигрәк тә Зур һәм Кече Богдо тау тезмәләрен­нән килеп кушылган сулар, күлгә туктаусыз тоз ташый­лар. Якынча алар бер ел эчендә 800 мең тонна тоз ташый дип исәпләп чыгарганнар.

Баскынчакның тоз катламы түбәнәя, юкара бара, ә күлдән 20—30 метрлар читтәге скважинадан төче су чыга. Монда яшәүчеләр Богдо итәгендә аккан чишмә суы эчәләр.

Шундый бер чишмәне бөяп куеп, тирә-ягына агач утырталар да балык җибәрәләр. Тоз чүле янында те­реклек күле барлыкка килә. Чыннан да, дөньяда «га­җәп хәлләр — адым саен!».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: