Көмеш кыңгырау

Балыкларның гаҗәеп дөньясы

Балыклар —гаҗәп кызыклы жан ияләре алар. Балыклар белән никадәр ныграк танышсаң, шулкадәр кызыксына ба­расың.

Бик гаҗәп, ничек алар суда яшәргә шулкадәр җайлаш­каннар икән! Сельдь һәм сөләйман балыклары үзләренең гәүдә төзелешләре белән су асты көймәсен хәтерләтәләр. Алар бик тиз йөзәләр һәм суны ярып баралар. Селдьның ян якларын каплаган тәңкәләре корсагында юка киль хасил итә.

Нәкъ су асты көймәсе  бит!

Киресенчә, су асты көймәсе үзе шушы тиз йөрүчән ба­лыкларга охшаган дисәк, дөресрәк булыр иде. Көймә тиз хәрәкәтләнсен өчен, төзүчеләр аны юри шулай ясаганнар.

Корбан балыгының гәүдәсе бөтенләй башка төрле. Ул ике яктан кысылган. Корбан балыгына ерак араларны үтәргә, тиз йөзәргә туры килми, аның каравы, яссы тәнле булгач, суүсемнәр арасыннан үтәргә җайлы аңа.

Чуртан да шулай ук озак һәм тиз йөзә алмый, әмма яшере­неп торган урыныннан үз корбанына бик җитез ташлана белә. Моңа койрык йөзгечләренең көчле булуы ярдәм итә. Башка йөзгечләр аның көчен тагын да арттыралар.

Йөзгечләр шулай ук борылганда һәм тирәнгә төшкәндә балыкларга руль хезмәтен үтиләр, аларга тизрәк йөзәргә, яки, киресенчә, хәрәкәтләрен акрынайтырга ярдәм итәләр. Ә оча торган балыклар зур күкрәк йөзгечләрен канат кебек җәеп, койрыклары белән суны этеп, гәүдәләрен туры тотып, йөз­ләрчә метрларга очалар.

Очучы балыкларның койрык йөзгечләренең түбәнге чаты өске чатыннан озынрак. Бу балык, шулар белән бик оста хәрәкәт итеп, очып-очып китә.

Бик күп балыклар оста яшеренә беләләр.

Мөгаен, сезнең камбаланы күргәнегез бардыр. Яссы гәү­дәсенең бер ягы ап-ак, икенче ягы ком төсендә. Су төбендә ятканда ул бөтенләй күренми. Әгәр дә елганың төбендә ташлы ком булса, камбала да, кара таплар белән капланып, чуар төскә керә.

Бервакыт камбала яши торган пыяла төпле аквариум астына яртысын акка, яртысын карага буяп, катыргы кисәге куялар. Кәгазьнең кара өлешен камбаланың башына, ак өле­шен гәүдәсенә туры китерәләр. Шуннан беләсезме нәрсә булды! Балыкның төсе күз алдында үзгәрә башлады. Берничә минуттан соң камбала бөтенләй кара төскә керде. Шулай итеп күренмәскә теләгән инде бичара, ләкин ак төстә ул элеккегә караганда ачыграк күренә. Уңышсыз яшеренү инде бусы, билгеле.

Юк, бу хата түгел. Эш шунда ки, камбала бары тик кара төсне генә күрә, чөнки аның баш өлеше кара кәгазьгә туры килгән бит. Аннары камбалага төсле күзлек кидереп карыйлар. Бу юлы да ул пыяла төсенә охшап, яшеренергә тырышып карый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: