Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Табигать

Балык ничек дөньяга килә?

Балыкларның төрләре никадәр генә күп булмасын, алар тормышларын бертөсле башлыйлар: йомыркадан чеби­ләр чыккан кебек, уылдыктан борынлап чыгалар.

Һәр яз елгаларга күлләрдән һәм диңгезләрдән балык көтүләре килә. Болар «күчеп йөрүчеләр» дип аталган ак балык, сөләй­ман балык, бөкреле балык һәм сельдь, осетр балыклары. Диң­гез сельдьлары, диңгез алабугалары, тәрәчләр һәм башка ба­лыклар диңгездә гаять ерак араларны йөзеп үтәләр. Алар да, уылдык чәчеп миллионлаган яңа балыкларга тормыш бирер өчен, кошлар кебек үк, үзләре туган урыннарга ашыгалар.

Балыкларның төрләре никадәр генә күп булмасын, алар бар да тормышларын бертөсле башлыйлар: йомыркадан чеби­ләр чыккан кебек, уылдыктан борынлап чыгалар. Ләкин шу­нысын да әйтергә кирәк, уылдыктан иреккә чыгу җиңел эш түгел; моның өчен нәни балыкларга байтак азапланырга туры килә.

...Менә маймыч үзенең тар гына бүлмәчегендә тиз-тиз кый­мылдый, әйләнгәли башлый. Арып, туктап тора. Бер секундтан соң, ял иткәч, талпынып көчәнә дә яңадан әйләнергә керешә.

Үзе ул бөгәрләнгән кечкенә пружина кадәр генә.

Менә ул тагын, тагын талпына.

Дөньяга чыгар өчен ишек ясарга тырышып, йомырка ка­быгын чукый башлаган кошчыкка еш кына әнисе ярдәм итә. Ә балык маймычына дөньяга берүзенә генә чыгарга туры килә. Ярый әле, бу вакытка уылдыкның тышчасы юкарган була, ә инде маймычның әйләнгәләүләре, кыймылдауларыннан соң, ул тагын да сузыла төшә.

Менә соңгы талпыну!

Ура! Тышча чатнап ярылып китте, һәм маймыч суга ки­леп чыкты.

Дөньяга тагын бер балык туды.

Хәер, бу кечкенә җан иясе әле балыкка охшамаган да диярлек. Чыннан да, карагыз әле сез аңа!   Нәрсә инде бу? Башы белән койрыгы, ә уртада ку­ык кебек зур түгәрәк нәрсәсе бар.

Бу куык маймыч өчен бик ки­рәкле әгъзакүкәй сарылы куык­чык икән. Аның эчендә уылдык­тан чыкканнан соң беренче көн­нәрдә яшәү өчен кирәкле азык саклана. Яна туган балык әле бик көчсез була. Ул үз йөрешен үзе идарә итә алмый, су агымына да каршы тора алмый. Аның койрыгы да, йөзгечләре дә бик кечкенә, җитмәсә әлеге күкәй сарылы куык­чык комачаулый.

Шундый күренешне күз алды­гызга китерегез: кайдадыр диңгез ярында әлеге шул нәниләр бик күп булып дөньяга килделәр, ди. Алар як-якларына карарга да өлгер­миләр, якында ук ниндидер ыр­жайган тешләр, куркыныч итеп ачылган авызлар күренә.

Кайчагында болай да була: кинәт кенә җил чыга, дулкын күтә­релә дә көчсез маймычларны ярга чыгарып ташлый. Аларның шунда гомерләре киселә. Кайчакта дулкын аларны ерак-еракларга, азык табуы читен булган салкын, ят суларга: су үләннәре һәм вак бөҗәкләр аз булган урыннарга алып китә. Күкәй сарылы куыкчыктагы әзер азыкларын ашап бетергәч, маймычларның үзләренә азык эзләп табарга кирәк була башлый.

Еш кына маймыч уылдыкны тишеп чыгарга өлгерми дә кала. Диңгездә бит уылдык яратучылар бетәсе  түгел.

Менә ни өчен диңгездә үрчүче, ягъни диңгезгә уылдык чәчүче балыкларның уылдыклары бик күп була. Мәсәлән, һәр дәү тәрәч берничә миллион уылдык чәчә!

Ә сез миллионның күпме икәнен күз алдыгызга китерә аласызмы?

Әгәр дә берәрегез, секунд саен берне исәпләп, миллион уылдыкны санап чыгарга уйласа, аңа бу эш белән, бертукта­мыйча, унбер тәүлек ярым шөгыльләнергә туры килер иде.

Берничә миллион уылдык бик күп шул ул!

Тәрәч өчен аларның күп булуы яхшы, әлбәттә. Чөнки бу миллионнардан зур балык булып, бәлкем, нибары берничә дистә генә маймыч үсеп җитә торгандыр.

Елгада диңгезгә караганда тынычрак. Яр буйларында агым акрынрак урыннарны табарга мөмкин. Анда су маймыч­ларны беркая да агызып китә алмый, ерткычлар да азрак. Аннары кояш җылыткан сай урыннарда бик күп вак суүсем­нәр, һәртөрле бөҗәкләр, вак кына җан ияләре дә йөзеп йөри. Боларның барысын бергә планктон дип атыйлар. 

Планктоннар күп булган урыннарда маймычлар тук һәм рәхәт яшиләр. Биредә аларның берсенә дә ачтан үләргә туры килми.

Елгаларда үрчи торган балыкларның, мәсәлән, корбан­нарның, алабугаларның, чуртаннарның уылдыклары кимрәк — ун меңнәр, йөз меңнәр тирәсе була. Әмма бу сан да аз түгел.

Ә менә чәнечке балыкның уылдыгы нибары ике-өч йөз генә була. Балыклар өчен бу бөтенләй аз!

Барлык елгалар һәм күлләр корбаннар, алабугалар белән шыгрым тулгандыр, ә чәнечке балыклар сирәк-мирәк кенә очрый торгандыр, дип уйларга мөмкин.

Ләкин һич алай түгел. Киресенчә, чәнечке балыклар ала­бугаларга, корбаннарга, чуртаннарга   караганда берничә  мэртәбә күбрәк. Чәнечке балык буаларда да, күлләрдә дә, диң­гезләрдә дә яши. Алар шулкадәр күп, хәтта санап бетерерлек тә түгел!

Нигә алай соң ул? Нидән? Чөнки чәнечке балыклар нәселләрен бик нык саклыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев