36 ел бакчачылык белән шөгыльләнүче Нурания Заһидуллина: «Уңышның сере - яратып үстерүдә»
Һәр авылда, һәр шәһәрдә бакчачылык белән күп еллар шөгыльләнүче осталар була. Аларның тәрәзә төпләре ел әйләнәсе шау чәчәктә булыр, җәй көне бакчаларына керсәң, андагы төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимешкә, чәчкәләргә сокланмый мөмкин түгел.
Шундый һәвәскәр бакчачы-осталарның берсе - Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылыннан Нурания Каюм кызы Заһидуллина.
Нурания ханым инде 40 ел шәфкать туташы булып эшли. Бакчачылык белән 36 ел шөгыльләнә.
Яратмасаң, бер эшне дә озак еллар башкарып булмый
Ә Нурания ханым гөлләр һәм яшелчә, җиләк-җимеш үстерүне бөтен күңелем белән яратам, бер авырлыгын да күрмим, ди:
«Моңа кадәр беркайчан да помидор орлыгы сатып алганым булмады. Җәй көне бакчамда үсеп утырган иң матур, таза помидорны алып керәм дә орлыкларын алып киптерәм. Исемнәрен язып куям. Яз җиткәч шуны алып чәчәм.
Помидорлар
Борычлар
Аннары аерым-аерым ящикләргә күчереп утыртам. Ә урамга күчергәч әчеткы сибәм. Әчеткы ул - сарымсак башлары, кычытканнар һәм башка үләннәр, тиресләр салып әчеткән сыекча. Ул помидор уңышын арттыра.
Помидор һәм башка яшелчәләрнең уңышы - бик яратып үстергәннән инде ул. Үткән барганда аларга кагылып, чәчәкләрен сыйпап, селкеткәләп, серкәләндереп йөрим.
Ә менә быел «Монгольский карлик» дигән бер талымсыз сорт бар икәнен ишеткәч, шуны алып чәчтем әле. Тагын әрсезрәк, безнең якның салкынрак һавасы өчен яраклы тагын берничә сорт помидор орлыгы алдым. «Москвич»,«Вечный зов», «Взрыв» - менә шундый помидорлар.
Балчыкны да беркайчан да сатып алганым юк. Көздән кычыткан үсә торган җирләрдән алып келәткә салкынга кертеп куям. Кыш буена аның бөтен кирәкмәгән әйберләре үлеп бетә. Яз җитүгә ул әзер була.
Элегрәк эре помидорларны бик иртә утырта идем. Быел андыйлар булмагач, соңрак утыртылды.
Гөлләр янында йөрү миңа зур рәхәтлек бирә
Ә гөлләргә килгәндә, аларны үстерергә үлеп яратам. Элегрәк 30га якын төрледән төрле гөл үстерә идем. Бүгенге көндә өйдә үсә торган 20гә якын гөлем бар
Алар бөтенесе дә берьюлы чәчәк атмый. Елның һәр фасылында кайсысы да булса чәчәк атып, күзне иркәләп утыралар. Мин аларның кайберсенең исемнәрен дә белеп бетермим. Күбесенчә гөлнең ботагын кемнән алдым, шул кешенең исеме белән атап йөртәм.
Менә мәсәлән, кыңгырау гөлне (глоксиния) миңа Зәйтүнә апа биргән иде (хәзер мәрхүмә инде ул). Аны Зәйтүнә апа гөле дип йөртәм.
Менә бу фикусны Әсрар апа биргән иде. Орхидея белән «акча гөлен» (замиокулькас) кызым алып кайтты.
Менә бу гөлне дә 30 ел элек Зәйтүнә апа биргән иде. Исемен белмим. Мин аны әле һаман үстерәм.
Менә бу кыяклы гөлнең дә исемен белмим. Аны Фатыйма апа (мәрхүмә инде) биргән иде.
Бу гөлгә дә утыз ел. Анысын Күки авылы медпунктынан алып кайткан идем.
Яраннарны әйтмим дә инде. Аларның бик күп төрлесе бар. Мин аларны кыш буе өйдә үстерәм дә язга чыккач, бакчага күчереп утыртам. Алар анда көзгә хәтле бик матур итеп чәчәк атып утыралар.
Ә олы гөлләрдән мин ике генә гөлне - драценаларны гына сатып алдым. Калганнары кайда нинди матур гөл күрәм, шуның ботагын алам да утыртып куям һәм бик яратып үстерәм. Шулай итеп җыелган гөлләр алар.
Тагын бездә бик шәп үсә торган гөл ул - бегония.
Кызыл чәчәклесе һәм ал чәчәклесе бар. Бегония әйтеп бетергесез яхшы үсә! Кышлар буе, җәйләр буе - бер туктамыйча гел чәчәк атты!
Хыялым - лимон үстерү
Пенсиягә чыккач мин өйдә лимон үстерү белән шөгыльләнергә ниятләп торам. Мин инде ул лимонны утырттым. Ул инде безнең түшәмгә тиярлек булды. Әмма ләкин лимон бирми.
Шуңа күрә мин аңа бәләкәй декоратив кабакчыклар элеп куйдым.
Ә бакчамда мин 40 якын төр чәчәк үстерәм
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: бөтен әйбер дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән һәм үзең тырышсаң гына була».
Барысы да гап-гади, әлбәттә. Тукай әйткәнчә, «Эш агачы һәр вакытта бик юмарт китерер җимеш».
Киләчәктә Нурания ханым безгә кыяр үстерү буенча да киңәшләр бирергә вәгъдә бирде.
Ләйлә Мирзаһитова.
Фотолар Нурания Заһидуллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев