Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кем ул Буран анасы?

***

БУРАН —

1) көчле җил белән купкан кар өермәсе;

2) җил белән күтәрелеп, бөтерелеп йөри торган ком, тузан өермәсе.
Нинди бураннар була?
Җәяүле буран — җирдәге карны себереп исә торган җил-буран
Карлы буран — ишеп кар яуганда чыккан җил-буран
Сыерчык бураны, карга бураны — тиздән сыерчыклар, каргалар кайтуын хәбәр итә торган бураннар.
Өермә буран, сыргак буран — кары өскә ябыша торган буран.
Бу бураннар барысы да кыш көне була.


Җәй көне көчле җил, өермә вакытында ком бураны күтәрелә. Ул, гадәттә, комлы яр буйларында, юлларда була. Ком чүлләрендәге ком бураннары иң көчлеләрдән санала. Аны Сафура бураны дип йөртәләр.
Буранның тагын нинди төрләрен беләсең? Язып куй әле.

Файдасы
Кышка кергәч, басуга кар тоту җайланмалары куялар. Ул урынга буран күп итеп көрт сала. Бу — киләсе ел уңышына зур файда дигән сүз.

 

Зыяны
Кар бураны бер чыкса, тиз генә туктамый, һәм автомобиль юлларына күп итеп кар сала. Нәтиҗәдә юлларда, трассада тоткарлыклар барлыкка килә, хәтта һәлакәтләр дә булырга мөмкин.

 

Сүз эчендә энҗе бар!
•  Буранлы көн
•  Буранлау, буран бурау
•  Буран куптару — бик каты ачулану, тавыш чыгару
•  Буран туздыру — бик каты җилләнеп бию һ.б.
•  Буран уйнату — кызу-кызу эшләү һ.б.
•  Буран тургае — кызылтүш (русчасы: снегиръ)

 

Кем ул Буран анасы?
Элекке заманнарда әби-бабаларыбыз буранның иясе бар дип уйлаганнар. Имеш, ул җил чыгарган, кар яудырган һәм буран куптарган. Аны Буран анасы дип йөрткәннәр.

 

«Буран»га утырып йөреп буламы?
Кар өстеннән йөри торган мотоцикл бар. Ул яныңнан бер узып китсә, аның артыннан бураннар уйнап кала. Шуңа күрә аны «Буран» дип атыйлар. Димәк, «Буран»га утырып йөреп була.

 

Безнең сүзлек
Көрт — кар өеме.
Трасса — машиналар күп йөри торган озын һәм киң юл.


Буранлы көн
Беркем чыкмый урамга,

Буранлы көн булганга.
Буран ала бөтереп,

Салкын ала өттереп.
Кошлар гына һавада

Чайкалалар һаман да.
Рәхәтләнеп очарга
Бик кыендыр кошларга.
Роберт Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев