Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кар нигә шыгырдый?

Кар бигрәк тә аяз һәм салкын көнне шыгырдый. Син урам буйлап барасың, ә ул шыгыр-шыгыр килә. Бу нигә шулай икән? Хәзер әйтәм.

Кар бөртекләре — нечкә, юка боз кристаллары. Өстенә бассаң, алар ватылалар һәм сыналар. Шул вакытта без ишетә торган тавыш чыга: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шы­гыр. ..

Су әйләнә аламы?

Җир шарындагы су һәрвакыт хәрәкәт итеп тора һәм бер халәттән икенче халәткә керә. Бу күренеш табигый су әйләнеше дип атала. Җиргә яуган яңгыр һәм кар чиш­мәләрдән — елгаларга, елгалардан диңгез һәм океаннарга агып төшә. Ә кояш алар өстендәге суны парга әйләндерә һәм яңгыр яки кар итеп җиргә яудыра. Бу шулай бертук­таусыз дәвам итә.

Шундый хәлләр бар

Ишелеп яуган ап-ак кар...

Җир шарындагы иң күп кар яву күренеше 1971 елдан 1972 елга кадәр булган аралыкта Раньер тавында (АКШ) күзәтелә. Бу вакытта тау итәкләренә 30 метрдан артык кар ява.

 

Сүз эчендә энҗе бар!

•  Карлану — кар белән каплану

•  Кар салу — кар яту, кар җыелу

•  Карлы — кары булган, кар капланган

•  Карлы-бозлы — кар белән боз катыш

•  Карлы-буранлы — кар яуган һәм буран бураган

•  Тдңкд-тәңкә (кар)

•  Кар бабай

•  Кар базы

•  Кар бураны

•  Кар бөртеге

•  Кар көрте

•  Кар китү

•  Кар тоту

•  Кар кабыгы — әз генә җепшеткәннән соң кар өстендә барлыкка килгән каты катлау

•  Кар чәчәге умырзая

•  Кар атышлы (уйнау)

•  Кар шуышу (кар лавиналары)

•  Кар астында калу — онытылу

•  Кар астыннан карга каурые да табылмас

•  Калган эшкә кар явар

Безнең сүзлек

Лавина — тау башындагы карның аска шуып төшүе.

Беренче кар

Кояш йөри сүрелеп кенә,

Болытка төренеп кенә.

Кыяр-кыймас әйләнгәләп,

Кар ява иренеп кенә.

Бу әле — кышның малае,

Бу — беренче кар әле.

Ак сакаллы, җил-буранлы

Кыш Бабае бар әле.

Гамил Афзал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев