Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Дуслык һәм тынычлык символы

Күгәрченнәр борынгы заманнарда тауларда яшәгән.

Ә хәзер аларның күбесе кешеләр янында гомер итә.
Күгәрченнәрнең төрләре бик күп: декоратив күгәрчен, почта күгәрчене, йорт күгәрчене, кыргый күгәрчен һ. б.
Без күбрәк күк күгәрченне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Муены белән күкрәгендә әле яшел төс, әле ал төс чагылып китә. Тәпиләре кып-кызыл. Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри.
Күгәрченнәр февраль аенда ук гөрләргә, парларын эзләргә керешәләр. Әле бер урында әйләнеп, әле койрык җәеп, иелеп-бөгелеп, «кәләшләр» каршында бииләр.

Күгәрчен башка кошлардан юлны тиз табуы белән аерылып тора. Моннан күп йөз еллар элек — радио, телеграф, поезд, самолетлар булмаган заманнарда — хатларны күгәрчен ташыган.
Күгәрчен дуслык һәм тынычлык символын аңлата.

Күгәрчен

Бер кошка кызыгамын -

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия —

Гадәте кызык аның.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?
Ак та була күгәрчен,

Күк тә була күгәрчен.

Уйный кояш нурларында -

Күктә була күгәрчен.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?
Күк күгәрчен күк була,

Төскә һава күк була.

Шуңа күрә, күрәсең,

Аның аты — күгәрчен.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк җитез, өлгер бу.
Күгәрчен, гөрлә, гөрлә!

Өй түбәсендә — түрдә.

Күгәрчен тыныч көн күрә

Кешеләр белән бергә.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Гөрли торган көндер бу.
Нури Арсланов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев