Көмеш кыңгырау

Мәктәпкәчә кече яшьтәге балаларда вак моториканы үстерү

Тәрбиячеләр өчен мастер класс.

Мастер классны мин педагог В.А. Сухомлинский сүзләре белән башларга телим. “Баланың акылы бармак очларында” дигән ул.

Дөрестән дә, баланың фикерләве аның бармак очларында. Сөйләм үсеше бит вак моторика үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Бала өчен аның куллары – күзләре ул. Бала бит сиземләү аша фикер йөртә: нәрсәне тоя, шуны күз алдына китерә. Ә куллар белән күп нәрсәне эшләргә була: уйнарга, рәсем ясарга, төзергә, әвәләргә, тикшерү үткәрергә. Вак моториканы үстерү тагын әле шуның өчен дә мөһим: баланың алдагы барлык тормышы кул чуклары һәм бармаклары белән көнкүреш эшләрен үтәү, өйрәнү өчен кирәкле төгәл хәрәкәтләр башкаруны таләп итәчәк.

Гомумән, балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсе кул бармаклары хәрәкәтләренең үсеш дәрәҗәсе белән турыдан-туры бәйле, дип әйтергә була.

Сөйләм үсеше дәрәҗәсе соңгы елларда сизелерлек кимеде. Минем уйлавымча, ата-аналар эш белән мәшгуль булу һәм вакытлары җитмәү сәбәпле, балалары белән азрак аралаша, балалар үзләре дә азрак сөйләшә, чөнки күбрәк телевизор карыйлар. Алар үз куллары белән бик аз ясыйлар, чөнки заманча уенчыклар һәм әйберләр бик уңайлы итеп эшләнә. Вак моториканы үстерү өчен алар файдалы түгел: әйтик, өс һәм аяк киемнәре шнурлар һәм сәдәпләр урынына ябыштыргычлар кулланып тегелә, китаплар һәм дәреслекләр исә кисеп алу өчен рәсемнәр урынына наклейкалар белән бастырып чыгарыла.

Балаларыбыз дөрес сөйләшсеннәр, акыл һәм психофизик үсешләре уңышлы булсын өчен аларда вак моторика формалашырга тиеш.

Хәзерге вакытта вак моториканы үстерү өчен төрле уеннар һәм күнегүләр кулланырга була.

Бүген мин гади кубик күрсәтергә һәм аның турында сөйләргә телим. Әлеге кубикта балаларның кул моторикасын үстерүдә ярдәм итүче шнур да, башка төр “уенчык” та бар.

Кубик гади кебек, әмма рәвеше һәм төзелеше белән кызыклы. Шуның өчен мин аны “Тылсымлы кубик” дип атадым.

Ул сезгә көндәлек тормышта һәм ешрак аш-су бүлмәсендә юынгычта очрый торган вак рәшәткәләрдән эшләнгән. Нәкъ менә вак рәшәткәләр нигез итеп алынган. Өстәмә материал исә кубикны нәниләр өчен үсеш бирүче уенчыкка әверелергә ярдәм итте.

Эш башлау өчен 6 данә вак рәшәткәләр кирәк булачак. Әлбәттә, барысы да бер үлчәмдә булырга тиеш. Төрле төстә булсалар да ярый: уенчыгыбыз матуррак күренәчәк.

Өстәмә материал әзерлибез: тегү җебе кәтүкләре, пластмасс боҗралар, төсле тасмалар, шнурчыклар, кыстыргычлар, бәйләү җепләре. Эш кораллары: “Момент” клее, шпагат бавы.

1 нче этап:

Вак рәшәткәләрне алдыбызга куябыз. Кубикның төрле яклары өчен нинди төсләр килешәчәген билгелибез һәм якларын шпагат бавы белән бәйләп беркетә башлыйбыз. Бу эш катлаулы түгел. Киңәш: башта ян-як рәшәткәләрне бәйлибез, өскеләрен икенче планга калдырабыз.

2 нче этап:

Хәзер уен өчен кәтүкләрне, тасмалар белән пластмасс боҗраларны әзерлибез.

Тасмаларның беркадәр озынлыгын чорнау өчен калдырып, тасмаларны кәтүккә клей белән беркетәбез. Тасманың очын кубикның теләсә кайсы ягына бәйләп куябыз. Уен вакытында тасма кәтүккә ирекле рәвештә чорнала. Мин, тасмаларның төп төсләрен сайлап, 4 кәтүк эшләдем. Кыстыргычлар кубикның төрле якларын да кыстыру өчен кулланыла. Бәйләү җепләре (алар кубикка бәйләп куела) белән балалар чәч үргән хәрәкәтләр ясыйлар.

3 нче этап:

Без ясаган “Тылсымлы кубик” белән уйнау:

Уен “Шнурчыклардан келәм” (“Матур юллар”)

Уенның максаты: вак моториканы үстерү.

Сезгә төрле төстәге шнурчыклар кирәк була. Келәм барлыкка килсен өчен, балаларга шнурчыкларны рәшәткәләрнең тишекләренә кертергә тәкъдим итәргә.

Бу уенны уйнап балаларның фантазияләре, күзәтүчәнлекләре, вак моторикалары үсә.


Кукмара районы “Зур Кукмара авылы балалар бакчасы”, тәрбияче Илсөяр Шафигуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: