Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яман чирне булдырмауның иң гади чаралары

Кешенең рационында булырга тиешле файдалы ризыклар.

1. Әрекмән — бөек табиб. Борынгы Кытайда әрекмән согы иң көчле дәвалардан саналган. Аны бакчаларда үстергәннәр һәм салатларга кушып ашаганнар.

2. Кызыл чөгендер — рационда көн саен булырга тиеш. Чөгендердәге файдалы матдәләр ел буена саклана. Көн саен кимендә 200 г — пешкәнме яки чиме, барыбер — ашарга кирәк. Чи чөгендер согы бик файдалы. Яман шеш авыруыннан көненә 1 л сок эчәргә киңәш ителә. Әмма тамакны яндырмас өчен аны сөткә кушып эчәргә кирәк. 

3. Сарымсак — яман шешне булдырмауда ярдәм итүче чара. Аның составындагы аллицин һәм аллилсульфид дигән матдәләр организмдагы токсиннарны чыгарырга ярдәм итә, ди галимнәр. 

4. Помидор составындагы ликопин да яман шешнең кайбер төрләренә каршы торырга ярдәм итә.

5. Эллагин кислотасы (кура җиләге һәм җир җиләге) һәм антоцианидиннарга (күкҗиләк һәм караҗиләк) бай җиләкләр бишенче урында. Әлеге матдәләр яман шешне формалаштыручы аксымнарны җиңә, дип белдерә галимнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев