Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кышын яланбаш йөрмиләр

Яшьләрнең кышын да башка кими йөри торган гадәте бар. Ләкин моның  ахыры начар тәмамланырга мөмкин.

Иммунитет начарлана. Салкын тидереп авырмаган очракта, температура градустан югарырак булганда, кыска вакытка башка кими чыгарга мөмкин.

Әмма шуннан түбәнрәк температура булганда башлыкны онытмаска кирәк.

Башның туңуы организмның саклаучы көчен югалтуга китерә, нәтиҗәдә грипп, ОРВИ йоктыру куркынычы арта.

Колак чирләренә китерә. Колаклар температураның кискен үзгәрешен яратмый. Җилдә иң беренче алар зыян күрә. Салкын урамнан җылы өйгә керү дә колакларга артык йөкләмә китерә.

Нервларга зыян килә. Салкын җил һәм суык нерв системасына зыян сала. Кан әйләнеше бозыла, кан тамырлары кысыла, бу невралгиягә сәбәпче буырга мөмкин.

Чәч коела. Прическаны бозудан куркып башына кими йөргән кызлар үзенә генә зыян китерә. Салкында кан тамырлары кысыла, нәтиҗәдә кан әйләнеше начарая. Бу чәч тамырларының туклануы бозылуга китерә һәм чәч коела башлый.

Менингит куркынычы. Суыктан баш мие элпәсе ялкынсынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев