Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Хәл кертә  торган чәй

Витаминлы чәй әзерләү серләрен беләсегез киләме? Һәрнәрсәнең серләре булган кебек, чәй пешерүнең дә үз серләре бар.

Әгәр дә  карлыган, кура җиләге, зелпе (жимолость) яфрагы һәм җиләкләрен киптереп куйган  булсагыз, боларны кофе тегермәнендә тартып, иләктән иләгез дә, банкаларга салып куегыз. Билгеле, шул килеш сакласаң да була, әмма  алар урынны күп ала.

Тарткан-иләгән порошоктан хәл  кертүче чәй пешерегез. Җәй көне әле генә җыелган яфрак-җиләкләрне кулланырга була.

Моның өчен, мәсәлән, кызыл карлыган яфрагына кура җиләгенекен; ирганыкына кызыл карлыганныкын; яки ирга, бөрлегән  һәм кара карлыган яфракларын бергә кушыгыз.

Яфрак порошогына җимеш порошогын да кушып җибәрү  әйбәт. Мәсәлән, зелпе, лимонник, базилик яфрагына кара карлыган җимеше килешә.

Хәл кертүче чәйне әзерләү өчен  компонентлар тигез  күләмдә алына һәм бер стакан кайнап чыккан суга – бер аш кашыгы порошок нисбәтеннән  әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X