Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чикләвекләрнең искиткеч файдалы үзлекләре

Галимнәр фикеренчә, ит ашаганчы, бер уч чикләвек ашау күпкә файдалырак.

Чикләвек - бик туклыклы, аксым ягыннан иткә тиңләшкән ризык. 


✅Чикләвек- тәндәге җиңел үзләштерелә торган бор матдәсе чыганагы да. Әлеге матдә сөякнең сәламәтлеге өчен кирәк.
✅Чикләвектә бакыр бар, ә ул тән күзәнәкләрен кислород белән тулыландыра, кәефне күтәрә.
✅Чикләвек олыларга да, балаларга да файдалы. Шулай да аның авыррак ризык икәнен истән чыгармаска киңәш итәбез. Табиблар көненә 50-100грам чикләвек ашау җитә дип саный.

♻️Әстерхан чикләвеге - шикәр чиреннән интегүчеләргә файдалы Ул ашкайнату әгъзаларын, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Стенокардия, йөрәк өянәген кисәтә.

♻️Урман чикләвеге (фундук) - ашказаны эшчәнлеген ныгыта, ми күзәнәкләрен үстерүгә ярдәм итә. Акыл хезмәте кешеләре өчен дә - менә дигән азык.

♻️Кедр (эрбет) чикләвеге - үзенең нәфислеге, тиз эшкәртелүе белән дан тота, авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта. Аны үт куыгында таш булганда, йөрәк тайпылышлары белән интегүчеләргә кулланырга киңәш итәләр.

♻️Фисташка (пестә) - туклыклы матдәләре аз булган чикләвекләрдән санала. Ул йөрәкне сәламәт халәттә тотарга ярдәм итә. Шулай ук шикәр, холестерин дәрәҗәсен көйли.

♻️Арахис (җир чикләвеге) яратучылар аның В9 витамины чыганагы икәнен яхшы белә. Моннан тыш ул кан эшчәнлеге әгъзаларына уңай йогынты ясый җыерчыкларны язып җибәрә икән. Тын юллары авыруларын дәвалаганда да яхшы нәтиҗә бирә, ди табиблар.

♻️Зәйтүн чикләвеге (пекан) исә әстерхан чикләвегенә охшаган. Ул яман шешкә каршы тора алуы белән билгеле. Шулай ук хәлсезлектән файдалы. Ул кандагы холестеринны да киметә.

Ә сез чикләвек яратасызмы?

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек чикләвек