Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гадәт килә - чир килә

Һәр  медальнең икенче ягы булган кебек, уңайлыклар өчен дә түләргә кирәк. Кызганычка каршы, түләү хакы - кешенең сәламәтлеге.

Егерме беренче гасыр – техник алгарыш гасыры. Компьютер, гаджетлар, смартфоннар, сенсорлы экранлы телевизорлар - кеше аңы тормышын җиңеләйтү өчен ниләр генә уйлап табылмаган. Һәр  медальнең икенче ягы булган кебек, уңайлыклар өчен дә түләргә кирәк. Кызганычка каршы, түләү хакы - кешенең сәламәтлеге. Компьютер клавиатураларына бертөрле баскалап тору яки “тычкан” белән бертөрле хәрәкәтләр ясауга хәтле зыянлы икән: тора-бара кулның буыннары әле  бу турыда искә төшерәчәк. Артрит, артроз, тендовагинит – җилкә һәм  кул чугы сеңерләре ялкынсынуы дисеңме,  умыртка баганасы авыруларымы (гиподинамия)  - барысы да хәрәкәт азлыктан туа торган чирләр.

Кәрәзле телефонның да уңайлыклары  белән янәшә борынлап килүче чире дә билгеле табибларга. Номофобия- телефонсыз калган кешенең психологик халәте белән бәйле яңа чир. Бәлки, бик кирәкле шалтырату булыр? Әгәр  телефон миңа бик кирәк булганда  телефоным   өйдә онытылып калса?  Ватылса? Зарядкасы бетсә??  

Булмаган шалтыратуны ишетү синдромы (синдром фантомного звонка) дигән чир дә баш калкыта башлаган икән соңгы вакытларда. Кеше тормышында телефонның роле шулкадәр зур ки, хәтта вакыт-вакыт   булмаган шалтыратуларны да “ишетә башлый”. Әәә,  ишетелгән генә икән, ди аннары.

Социаль  челтәрләр   бүгенге  заманда күпләр өчен  параллель   дөнья, параллель  яшәеш рәвешенә әйләнеп бара. Әгәр  статусына карата   “лайк”лар булмаса, аз булса, комментарийлар булмаса,  үзен бәхетсез тоючы кешеләр арта башлаган, ди психологлар. “Социаль  челтәрләр  төшенкелеге ” дигән чир  виртуаль  дөньяда яшәүче кешенең  тиешле игътибарны алмаганнан стресс кичерүе икән. Мондый кешеләр чынбарлыкта апатия кичерергә,  юк-барга кызып китәргә, негативларын  башкаларга юнәлдерергә мөмкин.

Күз күрүенең начараю – офтальмологлар бу проблеманың кискенләшүенә чаң суга. Елдан- ел  начар күрүчеләр саны арта икән. Сәбәпнең тамыры   һаман шул ук: һич кенә дә йотылып-бирелеп китап укуда  түгел, ә компьютер, смартфоннарга мәхәббәтнең артуында.

Егерме беренче гасырның узган гасырлардан ияреп килгән тагын бер чире - симезлек. Биредә дә компьютерлы тормыш ритмының тискәре яклары аермачык ярылып ята. Хәрәкәт аз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев