Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дару урынына – кипкән җиләк-җимеш

Кипкән җиләк-җимеш даруны алыштыра. Алар иммунитетны ныгыта, күп кенә авыруны дәваларга һәм булдырмый торырга ярдәм итә.

Караҗимеш

Эчәкләрнең эшчәнлеген көйли, ашаганнан соң эч кабаруын да бетерә. Калориясе байтак булуына карамастан, шушы үзенчәлекләре нәтиҗәсендә аны күп кенә диетада файдаланалар.

Караҗимеш клетчаткага, органик кислоталарга, натрий, калий, фосфор кебек микроэлементларга бай. Алар исә матдәләр алмашынуын яхшыртырга, кан басымын көйләргә булышлык итә. Аны йөрәк-кан тамырлары авыруларын искәртү өчен дә файдаланырга мөмкин.

Финик

Киптерелгән бу җимеш кәнфит урынына бик яхшы. Үзе татлы, әмма калориясе азрак һәм клетчатка күп булу сәбәпле, эчәкләрне чистартырга ярдәм итә. Салкын тигәндә, анемия, дистрофия һәм депрессия вакытында мотлак ашарга кирәк.

Әгәр дә гел генә кәефегез булмый һәм хроник арыганлык белән интегәсез икән, бу яшәү өчен ниндидер мөһим матдәләрнең җитмәвен аңлата, ә финик аларга искиткеч бай. Анда кальций, тимер, магний, бакыр, цинк, фосфор, алюминий, кобальт, күкерт, бор, марганец, А провитамины, Р, С, В1, В2, В6 витаминнары һәм бета-каротин күп.

Мандарин

Киптерелгән мандарин чирдән соң аякка басып китәргә ярдәм итә. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, кан тамырларының сыгылмалылыгын көчәйтә. Нәтиҗәдә, шешләр кайта, лимфадагы һәм кандагы төерләр тарала. Аппетит, аның белән бергә кәеф күтәрелә.

Моннан тыш, мандарин гөмбә авыруларына, астма белән зәңгеләгә каршы кулланыла. Төрле витаминнарга һәм файдалы микроэлементларга, фолий һәм бета-кератин кислотасына бай.

Лимон

Кипкән хәлдә ул — бик яхшы антисептик. Ул салкын тиюгә каршы көрәшеп кенә калмый, аны булдырмый торырга да ярдәм итә.

Бер уч кипкән лимон кесәләргә дә сыя, шунлыктан, кая барсаң да үзең белән алып йөрү уңайлы. Анда минераль тозлар, организмның бөтен тукымасының туклануы һәм матдәләр алмашынуының нигезе булган С витамины күп.

Чыганак: https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев