Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чәйне кайчан  эчәргә?

Чәйнең  иң яхшысы -  пешергәч  тә ясалганы. Пешкәннән  соң күбрәк вакыт узган саен, ул сыйфатын күбрәк югалта.

Авырулар  еш кына: «Ашаганнан соң  эчем  күбә», - дип  зарлана. Чыннан  да, ашкайнату системасы нигә  начар эшли икән соң?

Татар халкы элек-электән кунакларга чәй чыгарган. Юлдан килгән кешенең  сусавын басарга дигән яхшы нияттән чыгып эшләнгән бу. Хәзер дә әллә ашыгып, әллә бүтән  сәбәпләр  аркасында, ашап  туйганчы чәй яки бүтән  эчемлек тәкъдим ителә. Әмма организм үзе бербөтен механизм бит ул. Ашаган вакытта сыеклык  эчкәч, ашказаны согы һәм азык эшкәртә торган ферментлар сыегая. Шулай итеп, ашкайнату системасына эш кыенлаша. Нәтиҗәдә, ашказанында азык эшкәртелми башлый. Чәйне бер сәгать  алдан яки 2-3 сәгатьтән соң  эчәргә киңәш  ителә.

 Чәйнең  иң яхшысы -  пешергәч  тә ясалганы. Пешкәннән  соң күбрәк вакыт узган саен, ул сыйфатын күбрәк югалта. Пешереп 2 сәгать узганнан соң, ул чәйне эчәргә ярамый, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чәй, гомумән, ашау белән тиң, шуңа ашаганчы яки ашагачтын 3 сәгать үткәч эчәсе

    2
    X