Көмеш кыңгырау

“Югалган кыңгыраулар”

Зурлар төркемендә музыка эшчәнлегеннән ачык дәрес үткәрү өчен сценарий.

Максат: музыкаль эшчәнлекнең барлык төрләрендә дә балаларның активлыкларын үстерү; музыкаль әсәрләрне тыңларга күнектерү; музыка эшчәнлеге аша аваз югарылыгын аеру; балаларда эстетик тойгылар тәрбияләү, хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш бирү.

Бурычлар:

1.Музыка эшчәнлегенә кызыксыну уяту, аның аша балаларда нәфислек, эстетик тойгылар тәрбияләү.

2.Җырлар, ритмик хәрәкәтләр, биюләр, уеннар аша иҗади уйлау сәләтләрен, фантазияләрен үстерү.

3.Музыкаль аваз югарылыгын аеру, өч төрле характердагы көйне танып хәрәкәт итү, хәрәкәтләренә максат һәм юнәлеш бирү.

Җиһазлау: ноутбук, музыкальный центр, фортепиано, “кар бөртекләре”, чыршы, эскәмия, посылка коробкасы, ике суык борыны, музыка уен кораллары: шалтыравыклар, кечкенә һәм зур кыңгырау.

Эшчәнлек барышы:

Кереш өлеш. Исәнләшү. Кыш турында әңгәмә.

– Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы кыңгырауларын югалткан. Булышабызмы аларга, югалган кыңгырауларны эзләргә чыгабызмы? Әйе. Мин сезгә төрле көйләр уйныйм, ә сез шуларга карап хәрәкәт итәрсез.

Марш, йөгерү, сикерү көйләре (фортепиано)

Төп өлеш. Тыңлау.

– Утырыгыз, балалар. Ишетәсезме, нинди матур көй ишетелә. Кыңгырау чыңлавы түгел микән?

“Декабрь” П.Чайковскийның “Времена года” циклыннан, “Туган телдә сөйләшәбез”.

Кызганычка каршы кыңгырау тавышы булмады бу, балалар.

Җыр күнегүе, җырлау.

– Монда бер чыршы моңаеп утыра, аңа бик күңелсез бугай. Әйдәгез, аның күңелен күтәрик, җырлап алыйк әле. Ә аңарчы үпкәләр киңәйсен, җырларга рәхәт булсын өчен дөрес сулыш алу гимнастикасын эшлик.

Җыр: “ Чыршыкай – купшыкай”, “Туган телдә сөйләшәбез”

Бию.

– Булдырдыгыз, балалар, чыршының да күңелләре күтәрелеп китте. Карагыз әле, монда кар бөртекләре бар икән бит. Алар шундый матур, нәфис. Әйдәгез алар белән биеп алыйк әле.

Бию: “Танец снежинок”.

– Балалар, әйдәгез, бу кар бөртекләре белән чыршыны бизәп куйыйк әле.

Музыка уен коралы.

– Чыршыбыз тагын да матурланып, ямьләнеп китте. Карагыз әле, чыршыбыз янындагы кар өеме астында шалтыравыклар ята. Аның безгә бүләге. Әйдәгез, хәзер мин “Әпипә” т.х.көен уйныйм, ә сез билгеле бер ритмга шалтыратып торырсыз.

“Әпипә” т.х.көе, фортепиано.

– Балалар, Кыш бабай белән Кар кызының кыңгыраулары шушы чыршы артында булган икән бит, без аларны таптык. Берсе зур кыңгырау, ә берсе кечкенә. Кайсысы Кыш бабайныкы, ә кайсысы Кар кызыныкы? Әйе, дөрес зурысы – Кыш бабайныкы, ә кечкенәсе – Кар кызыныкы.

Уен.

– Балалар, минем сезгә бер шаян уеным бар бит. Уен “Ике суык” дип атала. Менә шушы кызыл һәм зәңгәр борыннарны кия дә, ике кеше берсе – кызыл борынлы суык, берсе – зәңгәр борынлы суык була. Калган балалар яртысы зәңгәр борынлы суык янына, яртысы – кызыл борынлы суык янына бара. Көй башлануга балалар йөгереп йөриләр дә көй туктауга үзләренең суыгына тиз арада барып басарга тиешләр. Көй туктауга ике суык кыңгырау чыңлата. Көй барышында суыкларның урыннары алмашынырга мөмкин.

“В новогоднем лесу”.

Йомгаклау.

– Балалар, сез миңа бик ошадыгыз. Мин сезгә ошадыммы? Сезгә тагын нәрсәләр ошады соң, балалар? Уенмы, биюме, җырмы? Сез дә миңа бик ошадыгыз. Рәхмәт сезгә!!!

Тыныч көйгә төркемгә кайту.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: