Көмеш кыңгырау

Йөрәкләргә алтын ачкычлар

Балаларда дуслык һәм бер-береңә ярдәмләшү, әдәплелек, игътибарлылык, кешеләргә карата мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан сыйныф сәгате.

Башка сценарийлар

Сыйныф сәгате.

Тема. Йөрәкләргә алтын ачкычлар.

Максат: 

1.Укучыларда әхлакый белемнәр формалаштыру.

2. Балаларда дуслык һәм бербереңә ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

3. Әдәплелек, игътибарлылык, кешеләргә карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлау. Күренекле кешеләрнең шәфкатьлелек, дуслык, тыйнаклык, бәхет турында язылган сүзләре (Слайдларда) йөрәк һәм алтын ачкычлар рәсемнәре. Йөрәк формасындагы шар.

Дәрес барышы.

Укытучы: Балалар, уң кулыгыз белән сул кулның чугы өстеннән пульсны табыгыз әле. Тыңлап торыгыз, сизеләме - бу сезнең йөрәк тибешегез. Аның тибеше һәм эшчәнлеге, безнең ни дәрәҗәдә бәхетле булуыбызга бәйле. Сез бәхетлерәк булган саен йөрәк катырак тибә. Бу дөньядагы бик күп яхшы күңелле кешеләр безнең бәхетле яшәвебезне телиләр.

- Безнең бүгенге сыйныф сәгатебез “Йөрәкләргә алтын ачкычлар” дип аталыр. Дәрескә багышланган шигырь юлларын тыңлап китегез әле:

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

- Нәрсә турында бу шигырь юллары? ( Яхшы сүзне бар кешенең дә ишетәсе килә, ә иң элек аны башка кешеләргә әйтергә өйрәнергә кирәк.)

- Җир шары буйлап бер йөрәк бәхет эзләп йөри. Ул бик күп җирләр гизгән. Әмма кая гына барса да аңа бәхетне төгәл генә аңлатып бирүче булмаган. Ә бүген ул безнең дәресебезнең кунагы. Бу дәрестә без йөрәккә бәхетле булу өчен ниләр киләр кирәген аңлатырбыз.

Укытучы: Нәрсә соң ул бәхет? Күренекле фикер ияләренең, язучыларның сүзләрен тыңлап карыйк:

1. Бәхет ул - сөенеп эшкә бару, сөенеп эштән кайту. (Татар халык мәкале)

2. Бәхет ул коедагы су кебек, кешеләргә биргән саен арта.(Расин) (Яхшылык эшләгән саен үзеңне бәхетлерәк сизәсең)

3. Кулдагы бәхет кошы кечкенә тоела, ычкындырып кара - шндук аның нинди зур һәм гүзәл икәнен күрерсең.(А.М.Горький) (Кеше үз бәхетен югалткач кына, бәхетнең нинди зур нәрсә икәнен аңлый.)

4. Башкаларга бәхетле булырга ярдәм итсәң, үз бәхетеңне табарсың. (Платон)

5. Мәрхәмәтле йөрәк - дөньядагы барлык акыллардан да гүзәлрәк. (Бульвер)

6. Эшчән бәхетен эштә күрә,

Ялкау бәхетен төштә күрә. (Татар халык мәкале)

Укытучы: Күрәсез бәхет турында халык телендә бик күп мәгънәле сүзләр, фикерләр бар.

Укытучы: Ә нәрсә соң ул бәхет?

Укучылар: Яхшы тормыш.

Шатлык, куанычлар.

Дәрестә алган «5» леләр.

Кунаклар килү һ.б.

 

Укытучы: Сез үзегезне кайчан бик бәхетле хис иттегез?

Укучылар: Компьютер сатып алгач.

Туган көнемдә.

“5” ле алгач.

Гаиләдә тынычлык булганда.

Яңа ел бәйрәмендә һ.б.

 

Укытучы: Безнең һәрберебезнең күңелендә кечкенә кояш - мәрхәмәтлелек бар. Мәрхәмәтле, шәфкатьле кеше ул - кешеләрне ярата һәм аларга ярдәм итә.

1 укучы Разил Вәлиевның “Ярата минем әни” шигырен сөйли:

Әниләр уйлыйлар һәрвакыт

Балам яхшы булсын дип,

Ничек яхшы булырга соң?

Йөрим әле ымсынып.

 

Акыллы бул, яхшы укы,

Олыла икән дәүне.

Үз халкыңа дан китерсәң,

Ярата икән әни.

 

ӘНИ - сиңа да , миңа да дөньяны, тормышны бүләк иткән. Һәм сиңа ничә яшь булса да, сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның назы, ягымлы карашы кирәк. Димәк, әти-әни белән яшәү үзе зур бәхет.

Укытучы: Ә сез әниләрегез турында ничек кайгыртасыз? (Укучылар сөйли)

Укытучы Осееваның “Тылсымлы сүз” хикәясен сөйли.

- Павлик үзен ничек хис иткән? (Бәхетсез, ул төшенкелеккә бирелгән.)

- Әйтегез әле бабай Павликка нинди сүз өйрәткән? (Зинһар өчен!)

- Әйе, тик ягымлы итеп, күзгә карап әйтергә, дигән. Моның белән язучы нәрсә әйтергә теләгән? (Ачык йөзле,тәмле телле булсаң синең теләгеңә бер кеше дә каршы килмәс.)

- Бабай турында нәрсә әйтә аласыз? (Шәфкатьле, мәрхәмәтле, игътибарлы, яхшы күңелле.)

- Кеше кайчан бәхетле була? (Башкаларга яхшылык эшләгәндә).

- Әйдәгез хәзер хикәягә исем бирик. (Укучыларның җаваплары.)

Укытучы: Сез тагын нинди тылсымлы сүзләр беләсез? (Рәхмәт, хәерле иртә, исәмесез, рәхим итегез гафу итегез һ.б.)

1 укчы Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясен сөйли.

- Бу кыз турында нәрсә әйтә аласыз?

- Ул дуслары белән ничек сойләшә?

- Алай сөйләшергә ярыймы?

- Аларны нинди сүз кабат дуслаштыра?

- Тәмле телле булу нәрсә дигән сүз инде ул?

Укытучы: Тел турында. Дуслык турында элек әби-бабаларыбыз бик күп хикмәтле сүзләр белгәннәр, мәкальләр. Кайберләрен сез дә беләсез. Әйдәгез мин башлыйм, сез тәмамлагыз.

Укытучы Укучылар

Иң ачы нәрсә дә тел

Кул ярасы китәр

Кул ярасы - тәндә

Ачкыч белән ача алмаганны

100 сум акчаң булганчы

Юлга чыксаң

Әйт дустыңны

Дусларны бәхет бирә

Иң татлы нәрсә дә тел. Тел ярасы китмәс. Тел ярасы – җанда. Тәмлетел белән ачалар. Йөз дустың булсын. Дустың үзеңнән яхшы булсын. Әйтермен кемлегеңне. Бәхетсезлек сыный

- Сез бу мәкальләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Укучылар сөйли)

- Кеше һәрвакыт яхшылык эшләргә бурычлы.”Менә мин нинди әйбәт!” дип эшләгән яхшылыкка караганда, тыйнак кына, чын күңелдән эшләнгән изгелек саваплы санала.

2 нче укучы Ш.Галиевның “Ике төрле Тәүфыйк” шигырен сөйли.

 

Мәктәптә безгә еш кына

Күрсәтәләр Тәүфыйкны

Һәм мактыйлар: -

Ул тәүфыйклы,

Бер дә бозмый тәртипне.

Кызлар белән дә тату бит,

Мөгамәлә матур бик -

Ялгыш кына кагылса да:

Кичер мине, гафу ит...

Директор да күргән икән,

Үрнәк итеп китерде.

Кайсыннан үрнәк алыйк соң -

Тәүфыйк бит ике төрле?!

Берсе аның дәрес тыңлый,

Тыныч кына утырып.

Икенчесе астан гына

Чеметә борып-борып.

Берсе “рәхим итегез”не

Сүз аралаш кыстыра,

Икенчесе, тел күрсәтеп,

Аяк тибеп кычкыра.

Тәртипле дип әйтсеннәр дип ,

Шулай итенгән була -

Юри аякка баса да

Гафу үтенгән була...

Бер Тәүфыйкта ике Тәүфыйк.

Шулай яши ул һаман.

Тыштан күренгәне яхшы,

Астыртыны бик яман.

 

- Тәүфыйкны тәүфыйклы малай дип әйтеп буламы? (Журналдан рәсем күрсәтү).

- Ни өчен? ( Әдәпле сүзләр әйтү генә аз, үзеңне дөрес итеп тотарга кирәк)

Укытучы. - Нинди кешене намуслы кеше дип әйтеп була? (ялганламый торган)

Укытучы. - Сез, ничек уйлыйсыз, нинди кешенең дуслары күбрәк була: намуслы кешенеңме, яки ялганчы һәм әләкче кешенеңме? (Намуслы кешенең күбрәк булырга тиеш)

Укытучы: Иң зур бәхет нәрсәдә соң? Биссетның “КҮЛЛӘВЕК ҺӘМ ҖИМЕШЛЕ КАБАРТМА” хикәясен сәхнәләштереп күрсәтү.

Автор. Яңа гына яңгыр явып үтте, юлда күлләвек барлыкка килде. Яныннан үткән машиналарның, кешеләрнең шәүләләре кәлләвеккә төшә иде.

Күлләвек. Болытлардагыга караганда монда күпкә күңеллерәк тә , кызыграк та икән. Минем суымны да эчсәләр тагын да яхшырак булыр иде, шуның өчен су бит инде мин.

Автор. Шулвакыт күлләвек яныннан кабартмалар төягән бер ат үтеп бара иде. Кинәт кенә бер кабартиа күлләвеккә төшеп китте.

Кабартма (елый). – Ай – яй – яй! Мин бөтенләй юешләндем бит. Мине хәзер беркем дә ашамас инде.

Күлләвек. Елама, елама кабартма. Барысы да әйбәт булыр.

Кабартма. Рәхмәт инде яхшы сүзеңә, ләкин мине чәй белән эчәргә ашханәгә алып баралар иде.

Күлләвек. Кирәкми елама.

Кабартма. Юк, бүтән еламыйм. Менә хәзер берәрсенең ашыйсы һәм эчәсе килсә ничек шәп булыр иде, без инде әзер.

Күлләвек. Дөрес әйтәсең. Кара әле үрдәкләр килә бит.

Үрдәк. – Бак-бак-бак! Мин шундый арыдым, бәпкәләрнең дә ашыйсы килә башлады.

- Ай кара нинди тәмле кабартма белән нинди чиста күлләвек. (Үрдәкләр кабартма һәм күлләвектән авыз иттеләр) Бигрәк тәмле кабартма булды! Суы да чип чиста!

Автор. Әрдәк бәпкәләре рәхәтләнеп кабартма белән сыйландылар. Кабартма да, күлләвек тә үзләренең кирәкле булуларыннан бик бәхетле иде.

Укытучы: Кабартма белән күлләвек йчен иң зур бәхет нәрсә була?

Укучылар: Кирәкле булу.

Укытучы:Ничек уйлыйсыз, әгәр аларны беркем дә күрмәгән булса, алар нишләгән булыр иде.

Укучылар: Аларга күңелсез булыр иде.

Укытучы: “Кемгә дә булса кирәкле булу – бу зур бәхет” – дигән фикер белән килешәсезме?(Әйе)

 

Төркемнәрдә эшләү.

Укытучы: Безнең йөрәкләр бәхетле булсын өчен, нинди сүзләр кирәк соң, без шактый мәгълүмат тупладык. Мин сезгә кечкенә йөрәкләр өләшәм, сез шуларга бәхетле булу өчен кирәк булган әйберләрне язарсы һәм шулар белән зур йөрәкне тутырырбыз.

 

- Мәрхәмәтлелек

- Тыйнаклык

- Намуслылык

- Әдәплелек

- Дуслык

- Тырышлык.

- Кайгыртучанлык

- Ачык йөзле булу һ.б.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, йөрәкне шундый сүзләр белән тутырсак безнең йөрәкләр бәхетле булырмы?

Укучылар. Әйе!

Укытучы.

- Бу йөрәкне мин сезгә бүләк итәм, сез аны да һәм үз бәхетегезне дә югалтмагыз. Сезнең йөрәкләр һәркемгә дә , һәрвакытта да ачык булсын.

Сезгә бик зур рәхмәт! Бәхетле булыгыз!

Саба районы Шәмәрдән лицее башлангыч сыйныф укытучысы Резеда Касыймова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: